16+

Төнгә каршы... ашаргамы, юкмы?

Кичке сәгать 6дан соң ашау зарарлы, йокы алдыннан бары тик бер стакан кефир гына эчәргә мөмкин дип санала.

Төнгә каршы... ашаргамы, юкмы?

Кичке сәгать 6дан соң ашау зарарлы, йокы алдыннан бары тик бер стакан кефир гына эчәргә мөмкин дип санала.

Азыкны соң кабул итүгә организмыбыз чынлыкта ничек карый? Төнгә каршы ашау, чыннан да, зарарлымы, әллә бу бары тик калыплашкан фикер генәме? Бу сорауларга җавапны Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы республика үзәге бирә.

Төнге йокы физик ял өчен генә түгел, эчке ресурсларны торгызу өчен дә кирәк. Кеше йоклап киткәч, мускуллар йомшара, йөрәк кыскарулары ешлыгы кими, тышкы реакцияләр йомшара. Шуңа күрә матдәләр алмашы һәм гормональ процесслар активлаша:

-    Актив рәвештә коллаген эшләп чыгарыла, ул тире япмаларының сыгылмалылыгы һәм тыгызлыгы өчен җавап бирә. Шуның белән бергә эпидермис күзәнәкләре яңа сулыш ала;
-    мускуллар йомшара, стресс гормоннарының эшләп чыгарылуы кими, ә иммун система ныгый;
-    үсеш, матурлык һәм яшьлек гормоны – соматотропин барлыкка килә. Шул гормон ярдәмендә май таркалу процессы бара;
-    йокы вакытында мелатонин – йокы һәм активлык процессларын көйләүдә мөһим, шулай ук эндокрин системаның эш процессы өчен җаваплы гормон эшләнеп чыга.

Ашкайнату системасы эшчәнлеге йокы вакытында сүнми, сүлпәнләнеп кенә тора. Әгәр төнгә каршы ашасаң, организм энергиянең шактый өлешен ашаганны эшкәртүгә сарыф итәргә мәҗбүр булачак, торгызу процесслары туктатыла. Шуңа күрә сәламәтлек белән бәйле күп кенә проблемалар барлыкка килә дә: диабет, артык авырлык, йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы, гастрит, хроник арыганлык, хроник авыруларның кискенләшүе. Шуңа күрә кичке ашны йокларга 3-4 сәгать кала ашарга киңәш итәләр.
Ләкин ач карынга йоклау да файда китерми:

-    Гликоген (бавырда саклана торган глюкоза) запаслары кими, шуның аркасында углевод җитешсезлеге барлыкка килә. Бу бавыр күзәнәкләре таркалуга китерә.
-    Мелатонинның синтезы бозыла. Буш ашказаны баш миенә көч җитмәү турында сигнал бирә. Моңа җавап итеп, йокы гормоны эшләп чыгару туктатыла. Йокысыз төн исә эшкә сәләтлелеккә, тышкы кыяфәткә, кәефкә бик үк яхшы тәэсир итми.
-    Тән авырлыгы белән проблемалар туарга мөмкин. Ач төннән соң организм кирәгеннән күбрәк ризык сораячак.
Тулы кыйммәтле кичке аш ашаганнын соң йокларга ятканчы 3-4 сәгать булмаганда нишләргә соң?
Соңлаган кичке аш өчен түбәндәге ризыкларга өстенлек бирү яхшы:

-    Сарысыз йомырка. Ул В төркеме витаминнарына һәм аксымга бай була.
-    Эремчек. Аз һәм урта майлылыктагы (1.8-3.8 процентлы) эремчек сайлап алу яхшырак.
-    Яшелчәләр. Алар ашказаны-эчәк тракты дөрес эшләве өчен кирәкле клетчатканың төп чыганагы.
-    Яшелчә смузилары. Организм яфраклы яшелчәләр, сельдерейдан ясалган смузиларга сөенәчәк.
-    Грейпфрут. Файдалы продукт, майны яндыру процессын активлаштыра, холестеринны нормальләштерә, эчәклекнең эшен яхшырта.
-    Җиләкләр. Аларда бик күп витаминнар һәм антиоксидантлар бар. Клетчатка һәм пектиналар эчәклекнең эшен стимуллаштыра.
-    Шикәрсез сөт продуктлары.

Хәтерегездә тотыгыз: хәтта җиңелчә генә капкалап алу да йокларга ятканчы сәгать ярымнан да соңга калмыйча башкарылырга тиеш.

Гүзәл Насыйбуллина әзерләде
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading