- Мин абортларга кискен каршы түгел. Бу – хатын-кыз хокукы. Әмма әлеге адымга барырга әзерләнгән хатын-кызга, бәлки, юнәлеш бирергә, авыр хәлдә үзе генә калмаячагы турында аңлатырга кирәктер. 5800нең 50 проценты булса да аборт ясау уеннан кире кайтса, ничә бала дөньяга аваз салачак иде бит, - ди Марсель Миңнуллин.
Быел республикада 13 шәхси медицина үзәге үз теләге белән аборт ясарга хокук бирә торган лицензиядән баш тарткан. Министр сүзләренчә, бу һич кенә дә клиникаларга зыян салмый. Башка эшчәнлеккә дәүләт заказлары бирү хисабына, керем күләме кимеми, дип аңлатты ул.
Министр абортка кадәр консультация бирү методикасын аңлатты. Киләсе елдан йөклелекне үз теләге белән өзәргә теләгән барлык хатын-кызларны Бутлеров урамындагы 3 нче балалар тудыру йорты базасындагы кризислы йөклелек үзәгенә җибәрәчәкләр. Хатын-кызлар консультацияләре аборт ясатырга ниятләгән барлык хатын-кызларны "тынлык атнасы" чорында шунда юнәлтәчәк. Үзәктә алар белән гинекологлар, психологлар эшләячәк, балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары турында да сөйләячәкләр.
- Үзәктә озак вакыт балага уза алмаган хатын-кызлар белән дә эш башкарылачак. Шулай ук йөклелекне өзү карарыннан баш тартмаган хатын-кызларны аборттан соң күзәтү дәвам итәчәк. Бутлеров урамындагы үзәк – күбесенчә, казанлылар өчен булачак, үзәкнең филиаллары һәрбер районара югары технологияле ярдәм үзәгендә барлыкка киләчәк, - ди Миңнуллин.
Адилә Зәйнетдинова, шәхси клиникада акушер-гинеколог:
- Мин үзем абортларга каршы. Әмма кайчак контрацептив чара нәтиҗәле булмыйча, хатын-кыз балага узарга мөмкин. Мин дә, хезмәттәшләрем дә, пациент йөклелекне өзүне сорап мөрәҗәгать иткән очракта, һәрвакыт аның кәефен уңай якка үзгәртергә, тормыш авырлыкларын хәл итү мөмкинлеген табарга тырышабыз. Бәхеткә, еш кына йөклелекне саклап калу юллары ачыклана. Күптән түгел, әйтик, үзем 18 яшьлек кызны йөклелеген өзүдән саклап кала алдым. Сөйләшә башлагач, аның әти-әниләре реакциясеннән куркуы ачыкланды. Мин, бала көткән яшь пар белән бергә, кызның әти-әнисе белән сөйләштем. Булачак әнинең куркулары юкка булуы ачыкланды – туганнары бу хәбәргә бик тә сөенде, хәзер без бергәләп бала туганын көтәбез. Әйе, катлаулы тормыш хәлләре була һәм кайчак хатын-кызга йөклелекне өзүгә барырга туры килә. Кайвакыт пациент йөкле булуы турында шактый соң белә, бу очракта вакыт сузарга һәм абортка чират көтәргә ярамый. Хатын-кыз шәхси медицина звеносына мөрәҗәгать итә. Гомумән, хатын-кызны теләгән медицина оешмасына мөрәҗәгать итү хокукыннан мәхрүм итүне дөрес санамыйм. Чөнки йөклелеген өзәргә теләгән кешене бу туктатып калмаячак, ул барыбер чарасын табачак. Өлкән буын кешеләреннән бала төшерүнең нинди генә ысуллары турында ишетмәссең! Бу исә хатын-кыз сәламәтлегенә бик зур зыян салырга мөмкин.Алия Гарифуллина, гинеколог, онколог
Шәхси клиникаларда абортлар ясауны тыярга кирәк диючеләр белән килешмим. Бу дөрес түгел. Хатын-кыз медицина манипуляцияләрен кайда ясарга икәнен үзе хәл итәргә тиеш. Чөнки бу безнең констутуцион хокукыбыз. Хастаханә регламентларында да пациент үзенә табибны сайларга хокуклы дип теркәлгән. Әгәр дә хатын-кызга йөклелеген шәхси клиникада өзәргә уңайлы икән, ул моннан мәхрүм ителергә тиеш түгел. Шәхси клиникаларда аборт ясау тыелса, су буе чиратлар барлыкка киләчәк, бюрократия башланачак. Нәтиҗәдә, бу хатын-кызларны криминаль абортларга этәрәчәк. Бу киредән артка – тиешле медицина ярдәме булмаган чорга тәгәрәү дигән сүз.
Фото:
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар