Табиблар чаң суга: бездә ирләр консультацияләре булдырырга кирәк. Борыннан кан киткәнне күреп тә нык курыкса да, көчле затларыбыз вакытында тикшеренергә, табибларга мөрәҗәгать итәргә ашыкмый.
Югыйсә авыруны дәвалаганчы, аны кисәтү яхшырак. Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин: «Ир-атлар үзләренең сәламәтлекләрен машиналарын караган кебек кайгыртсыннар иде», - ди. Тик торганнан гына әйтелгән сүзләр түгел бу. Соңгы ике елда җенес бизе авыруы очраклары җиде процентка арткан. Хатын-кызның балага уза алмавында да 50 процент очракта - ир-атлар, 23 процентында парларның икесе дә гаепле. Ирләр авырулары турында Европа урологлар берләшмәсе әгъзасы, Татарстанның баш урологы, Республика клиник хастаханәсендә бөер күчереп утырту бүлеге җитәкчесе Ринат Галеев белән әңгәмә кордык.
- Ирләр сәламәтлеге темасы чынлап та бүген актуаль. Күптән түгел Казанда булып узган «Ир-атлар сәламәтлеге» халыкара конгрессында да тәҗрибәле урологлар әлеге темага фикер алышты. Татарстанда ир-атларның гомер озынлыгы, хатын-кызларныкы белән чагыштырганда, унбер елга кыскарак. Ир-ат сәламәтлеге аркасында балага уза алмау очраклары да арта бара. Сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый торган факторлар күп: экология, зыянлы шартлар, заводларда авыр физик эш эшләү. Шулай ук стресс, киеренкелек тә үзенекен итә. Минем бер укучым, диссертациясен язганда, Башкортстандагы Стәрлетамак районында чагыштыру уздырган иде: каучук чыгару заводы районында яшәүче ир-атларда, экологик яктан чиста районда яшәүчеләр белән чагыштырганда, авыру очраклары ике тапкырга күбрәк. Соңгы елларда җенес бизе рагы турында еш ишетергә туры килә. Бу төр яман шештән үлүчеләр саны буенча беренче урында - Америка, икенчедә - Европа илләре, ә Россия - өченче урында.
- Татарстанда әлеге авыруны беренчел стадияләрендә ачыкларга мөмкинме?
- Әйе. Бу ир-атларда беренчел стадиясендә бик җиңел дәвалана торган рак төре булып санала. Элек шешне соңгы чигенә якынлашканда тоеп, капшап кына ачыклый алсак, хәзер махсус ПСА анализы ярдәмендә кан аша да белергә була.
- Рактан кала да, ир-атларда еш очрый торган авырулар җитәрлектер?
- Хроник простатит авыруы еш очрый. Гадәттә, салкын тидергән, шулай ук тәртипсез тормыш рәвеше алып барган ир-атларда килеп чыга бу авыру. Йогышлы инфекцияләрдән аноним рәвештә дәваланырга теләгән кеше түләүле клиникаларга да мөрәҗәгать итә ала. Казанда бу өлкәдә шәхси клиникалар уңышлы эшләп килә.
Тагын бер «популяр» авыру - җенес бизе аденомасы. Без урологлар арасында шундый әйтем бар: аденома картлыкта һәр ир-атта була. Кемдер аденомага кадәр яшәп кенә өлгерми. 50 яшьләрдән соң бу авыру ирләрдә бик еш күзәтелә. Гади итеп әйтсәк, олыгайган саен, ир-атларда хатын-кыз гормоннары арта. Аденома яки, башка төрле әйткәндә, хәвефсез шеш бәвел куыгын кысрыклый. Тора-бара кеше бәдрәфкә еш йөри башлый, кече йомышын үтәү авырлаша.
- Ә сәламәт ир-ат кече йомышын көненә ничә тапкыр үтәргә тиеш?
- Көненә биш тапкыр тоткарлыксыз, авырту тоймыйча кече йомышны үтәү норма булып санала. Ир-атлар төнлә бәдрәфкә еш йөрергә тиеш түгел.
- Соңгы елларда ирләрнең җенси сәләте кимү турында да ишетергә туры килә.
- Әйе, бу авыру да игътибар үзәгендә. Моңа психологик фактор да йогынты ясый. Порнографик фильмнар карау яшь организмга начар тәэсир итә. Моннан 50 еллар элек хатын-кызның җилдә итәге күтәрелсә дә, ирләр дәртләнә иде. Хәзер кайбер ир-атларда хатын-кыз күреп кенә теләк уянмый. Җенси тормыш белән иртә яши башлау да начар. Ир-ат 18-19 яшьтә генә тулысынча җитлегеп өлгерә. Әлеге дә баягы стресс, борчылулар үзенекен итә. Тумыштан килгән авырулар, йогышлы инфекцияләр ирлек сәләтен киметә.
- Сез бервакыт, малайларга подгузниклар да зыянлы, дигән идегез.
- Бу минем фикерем генә түгел, чит ил галимнәре дә шулай уйлый. Ирләрнең җенес әгъзасын артык җылыда тотарга ярамый. Организм шулай көйләнгән - сперматогенез билгеле бер температурада барлыкка килә. Озак вакыт подгузникта булу нәсел калдыруга начар тәэсир итә. Безнең әбиләребез балаларына төпсез ыштан кидереп үстергән, ә хәзер биш яшьлек балага да подгузник кидереп куялар. Яшь ярымнан соң баланы чүлмәккә ияләндерергә кирәк.
- Җенси теләкне уята торган төрле дару төймәләренә, БАДларга (биологик актив өстәмәләр) ничек карыйсыз?
- Бу - реклама, акча эшләү ысулы дип саныйм. Җенси теләкне ниндидер БАД белән дәвалаганчы, табибка күренергә, авыруның сәбәпләрен ачыкларга кирәк.
- Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары әйтүенчә, сәламәт ир-атлар 62 яшьтә дә кабат әти булырга сәләтле. Ир-атларыбыз сәламәт булсын өчен, уролог буларак, нинди киңәшләр бирә аласыз?
- Иң беренчесе - 40 яшьтән узган ир-ат ел саен махсус ПСА (ул диспансеризация вакытында да ясала) анализы тапшырырга, бөерләрен УЗИга төшерергә тиеш. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһим. Хәрәкәт кирәк. Гел утырып эшләгән ир-атларда аденома тизрәк үсә. Физкультура, спорт белән шөгыльләнсәң яхшы. Дөрес туклану да файдага. Тәртипсез җенси тормыш алып барудан тыелырга киңәш итәм.
Күңел төпкеленнән
Ринат Галеев, уенын-чынын бергә кушып: «минем туган авылым юк, мин урманда туган», - ди. Аның әтисе урманчы булган. Әлмәт районында, җырларда җырланган Урсал тауда, кардонда туа малай. Дүрт яшенә кадәр урманда яшиләр. Аннары Нәдер авылына күченеп төпләнәләр. Кечкенә чагында медицинаны яратмый, математиканы өстен күрә.
Әмма мәктәпне тәмамлагач, әтисе медицина буенча укырга күндерә. «Табиб булмасаң, мунча директоры булырсың, укы», - ди ул аңа, шаяртып. Ул елларда медицина институтына керү аеруча да авыр була. Россиядә өченче булып Казанда ачылган уку йортына төрле төбәкләрдән, чит илләрдән дә укырга агылалар. Шулай да үз дигәненә ирешә тырыш егет. Ринат Казан дәүләт медицина институтының беренче курсында укыганда, көтмәгәндә, операция өстәлендә әнисе үлеп китә. Поездда авылга кайтырга дип юлга чыккан егет әнисенең авыр хәлдә икәнен башына да китерми, шулай да күңеле сизә.
- Поездда төш күрдем, анатомичкага мәетләр китерәләр, берсенең йөзен ачып караган идем: әни! Авылга кайтып керсәм, чынлап та, әни үлеп ята. Югыйсә бер көн элек кенә, «җылы киенеп кайт», дип язган хатын алган идем, - дип искә ала әңгәмәдәшем.
Бу вакыйга һәрчак Ринат Харис улының күңелендә, операцияләрне бик сак эшләргә тырыша ул. Дипломлы белгечне Әлмәткә туберкулез диспансерына терапевт итеп җибәрергә уйлыйлар, әмма юлында Мари Элдан килгән табиб очрый. Ул аны үзләренә эшкә чакыра. Ринат Галеев эшчәнлеген хирург булып башлап җибәрә, бер елдан урологиягә күчә.
Менә инде 45 ел Ринат Галеев шушы өлкәдә. Бүген ул уролог кына түгел, Россия күләмендә данлыклы трансплантология үзәге оештырган табиб, Идел буе төбәгендә беренче булып бөерне күчереп утыртучы. Табиб гел хәрәкәттә, чаңгы буенча спорт мастеры, Казан шәһәрендә узган велоярышлар чемпионы. Тормыш иптәше Галия ханым да озак еллар томография бүлегендә шәфкать туташы булып эшләгән. Уллары Шамил Галеев - трансплантология буенча Идел буе федераль үзәге җитәкчесе, Наил - финансчы-икътисадчы, юрист белгечлеген үзләштергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар