Адәм баласы гомеренең өчтән берен йоклап үткәрә. Статистика мәгълүматларына караганда, зур шәһәрләрдә яшәүчеләрнең 40 проценты йокысызлыктан зарлана.
Моны белгечләр тормыштагы киеренкелек, кирәгеннән артык психологик нагрузка белән аңлаталар. Сәламәт кешегә тәүлегенә алты-сигез сәгать йокы җитә, дип саный табиблар. Йоклаганда, чир тизрәк китә, чөнки организмга эләккән вирус-микроблар һәлак була, йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасы эшчәнлеге яхшыра. Табиб-геронтолог Сергей Яковлев фикеренчә, йокы режимы бозылу аркасында, гипертония һәм ашказаны авырулары килеп чыгарга мөмкин.
Шулай да без, моннан 100 ел элек йоклаганнарга караганда, азрак черем итәбез икән. Галимнәрнең тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, соңгы 50 ел эчендә тәүлегенә 30 минутка азрак йоклый башлаганбыз. Америка галимнәре кешенең елына 500 сәгать вакытын йокламыйча үткәрүен исбатлаганнар. Моның төрле авыруларга китерүе ихтимал.
Тарихта атаклы кешеләр арасында аз йоклаучылар булуы билгеле. Мәсәлән, Франция императоры Наполеон, Израиль премьер-министры Голда Меир тәүлегенә дүрт сәгатьтән артык йокламаганнар. Англия премьер-министры Маргарет Тэтчер тәүлегенә биш кенә сәгать черем иткән. Ә менә бөек галим Эдисон, ашамый-эчми үз кабинетына бикләнеп, тоташтан 60 сәгать эшләп утырган.
Җир шарында бөтенләй йоклый алмаучылар да бар икән. Совет заманында матбугатта Белоруссиядә яшәүче Яков Циперович турында күп яздылар. Ул бик озак йокламыйча гомер иткән. Белгечләр бу кешенең сау-сәламәт икәнлеген раслаганнар.
Азрак йоклап та, үзен сау-сәламәт сизгән, яхшы кәеф, күтәренке күңел белән эшләгән, иҗат иткән, хакимият башында торган кешеләр дә бар. Рәссам Рубенс иртәнге сәгать 4тә торып, кичке 5кә кадәр эшләгән. Әби патша Екатерина IIнең эш вакыты 12-14 сәгатькә сузылган. Ул иртән 5тә торган, бикләнеп өендә утырган, урамга чыкмыйча һәм беркемне дә, хәтта якын дусларын да кертмичә, 18 сәгать эшләгән.
Ә нигә соң кайбер кешеләр йокысызлыктан интегә? Табиблар бу сорауга төрлечә җавап бирә. Адәм баласы көне буена уйланып, борчылып йөри. Кайбер кешеләргә йоклап китәргә авыруы комачаулый. Яшьрәкләр соң ята һәм соң тора. Олыгая төшкәч, бу тәртипләр бозыла Һәм кешенең йокысы кача. Шуңа күрә грек галимнәре көндез бераз черем итеп алырга киңәш итә. Алар фикеренчә, атнага өч тапкыр - төштән соң ярты сәгать йоклап алган кешенең инфаркт һәм инсульт булу ихтималы 37 процентка кими. Грециядә көндез йоклап алу закон белән рәсмиләштерелгән. Канададагы йокы институты махсус тикшерүләр үткәргән һәм шундый нәтиҗәгә килгән: эш вакытында 20 минут кына йоклап алу да көч бирә, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә уңай йогынты ясый. Бу илдә кайбер корпорацияләр үз хезмәткәрләренә көндез эш урынында бераз ял итеп алу мөмкинлеге тудырган, ләкин моның бер шарты бар: гырылдап йокларга ярамый.
Ничек итеп яхшы йокларга соң? Киңәшләр күп. Көн саен бер үк вакытта ятарга кирәк. Йоклар алдыннан бераз һавада йөреп керү дә файдалы. Элек табиблар йоклар алдыннан ашамаска әйтәләр иде. Хәзер, киресенчә, аз гына тамак ялгап алу тизрәк йоклап китәргә булыша, диләр. Инглизләр, мәсәлән, төнгә печенье белән сыр ашый. Бездә кайберәүләр кефир, икенчеләр бал белән чәй эчеп ята. Өченчеләр банан ашый. Анда серотонин дигән матдә бар, ул организмны тынычландырырга булыша. Тасмания утравы университеты галимнәре, кызыл борыч ашау файдалы, ди. Алар тәҗрибә үткәреп караганнар: кичтән кызыл борыч ашап яткан кешеләр тынычрак йоклаган, йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеге яхшырган, хәтта каннарында шикәр күләме дә кимегән.
Кайбер кешеләр яткач та йоклап китә алмыйлар, аннары торып дару эчәргә тотыналар. Андый чакта дару эчкәнче, торып, нинди дә булса бер шөгыль табып, шуның белән вакытыңны үткәрсәң, файдасы күбрәк булачак, диләр белгечләр.
Йокың туймаса, нишләргә? Америка Кушма Штатларының Колумбия университеты каршындагы сәламәтлекне саклау мәктәбе галимнәре, даими рәвештә йокысы туймаган кешенең йөрәк-кан тамырлары авыруы булу ихтималы зур, диләр. Алар фикеренчә, тәүлегенә биш сәгатьтән кимрәк йоклаган кешеләр, алты сәгать һәм аннан артыграк йоклаганнарга караганда, гипертония белән ике тапкыр ешрак авырыйлар.
Табибларның бер үк вакытта ятып, бер үк вакытта торырга дигәннәренә, әлбәттә, колак салу зыян итмәс. Сәламәтлекне саклау буенча күп китаплар авторы Платен болай ди: «Сәламәт кеше бик озак йокларга тиеш түгел, аның өчен тәүлегенә алты-сигез сәгать бик җиткән. Иртә тору - сәламәтлекне саклауның һәм гомерне озайтуның бер чарасы. Уяндыңмы - тор, янәдән йоклап китәрмен әле, дип, бер яктан икенчесенә әйләнеп ятма!»
Йокы ястык сорамый, диләр. Әмма татлы йокы өчен күңелеңнең тыныч, тәнеңнең сәламәт булуы да кирәк.
Мөнир Абдуллин әзерләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар