16+

Путин Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер мәртәбә түләү турындагы указга кул куйды

Президент Владимир Путин Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер тапкыр бирелә торган 80 мең сум күләмендәге түләү турындагы указга кул куйды.

Президент Владимир Путин Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер тапкыр бирелә торган 80 мең сум күләмендәге түләү турындагы указга кул куйды.

"Бүген фронтовикларга һәм фронтовикларның тол хатыннарына, шулай ук концлагерь тоткыннарына 80әр мең сум түләү турындагы указга кул куелды. Тыл хезмәтчәннәренә һәм блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә, балигъ булган концлагерь тоткыннарына, диңгез һәм авиабазаларда эшләүчеләргә, оборона корылмалары төзүчеләргә - 55әр мең сум түләү билгеләргә", - дигән Илбашы "Җиңү" Россия комитеты утырышында.

Дәүләт башлыгы илне коткаручыларның тормышы лаеклы һәм тәэмин ителгән булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә чакырды. Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан ул төбәк хакимиятләренә ветераннар белән шәхсән очрашырга һәм аларның проблемалары турында белергә кушты.

"Мин төбәк башлыкларын, иҗтимагый оешмаларны һәм урыннардагы хакимият органнарын алда торган чараларга игьтибар белән карауларын сорыйм. Формализм, саннар артыннан узышу булырга тиеш түгел", — дип ассызыклады Путин.
Аның сүзләренчә, һәйкәлләрне, тугандаш каберләрне һәм сугыш чорындагы ялгыз каберлекләрне тәртипкә китерергә, аларны төзекләндерергә кирәк.

Моннан тыш, Россия лидеры Оборона министрлыгының Бөек Ватан сугышында катнашучы барлык фронтовикларга төбәкнең, шәһәрнең яки муниципалитетның "Мактаулы гражданины" исемен бирү инициативасын хуплады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading