16+

Рөстәм Миңнеханов: “Без бергә! Без булдырабыз!”

Татарстан Рәисе киләсе елны республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте.

Рөстәм Миңнеханов: “Без бергә! Без булдырабыз!”

Татарстан Рәисе киләсе елны республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Дәүләт Советына 2025 елга юллама белән чыкты. Парламентка дип аталса да, без инде күптән беләбез: бу чара Татарстан лидерының узып баручы елга нәтиҗә һәм алдагысына планнар белән билгеләү белән бәйле.

Быелгы юллама шактый үзенчәлекле вакытта узды. Дәүләт Советына сайланган яңа депутатлар (әйе, яңалар да шактый быел) алдында чыгыш ясау, киләсе елда узачак Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар алдыннан ахыргы чыгыш, махсус хәрби операция вакытындагы тагын бер чыгыш, ил икътисадының акрынлап кына аякка басып килгән шартлардагы чыгыш...

Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасын татар телендә башлады.
- Халкыбызның барлык буыннары мирасына таянып, бүген Татарстан тотрыклы үсешен дәвам итә. Без туган җиребездә яшибез һәм аның иминлеге хакына максатчан эшлибез. Гореф-гадәтләрне саклап, казанышларны арттырып, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, – диде ул.

Быел да залда махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләр шактый иде. Илебезне саклауга зур өлеш керткән каһарманнарның берсе – Россия Герой Рәсим Баксиков инде депутатлар арасында. Рөстәм Миңнеханов кереш сүзеннән соң ук меңләгән татарстанлының Ватан иминлеге өчен көрәшүе турында искәртеп, залда утыручы хәрбиләрне җыелган халыкка күрсәтте. Зал аягүрә басып алкышлады аларны. Һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алганда исә кайберәүләрдә күз яшьләре дә күренде. Иң мөһиме, Миңнеханов җиңү ышанычын чыгышының башында да, ахырында да раслады. Шул ук вакытта ул хәрби операциядә катнашучыларның, һәлак булучыларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итү турында сөйләп, “бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калырга тиеш түгел!” дип боерды. “Тарихи хәтерне саклау – киләчәк буыннар алдындагы бурычыбыз. Бу безгә буыннар бәйләнешен тирәнтен тоярга, киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итә”, – дип, 2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтеләчәген истә тотып, Татарстан Рәисе киләсе елны республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте.

- Куркынычсызлык мәсьәләләре бүген алгы планга чыга. Республикада бик күп чаралар уздырылу белән бәйле рәвештә алар аеруча актуальлек ала. Бу эш өчен төп җаваплылык Эчке эшләр министрлыгына йөкләнә. Бүгенге көндә кадрларга җитди кытлык булу сәбәпле, хезмәткәрләргә эш күләме икеләтә һәм хәтта өчләтә арта. Республика Хөкүмәтенә депутатлар корпусы белән берлектә законнар нигезендә эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеген карау мәсьәләсен эшләүне йөклим. Шулай ук республика предприятиеләренә һәм оешмаларына бу мәсьәләдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәм. Эчке эшләр министрлыгының эше – ул, беренче чиратта,  безнең һәм якыннарыбызның иминлеге, - дип искәртте Миңнеханов янә халкыбыз, илебез иминлеге мәсьәләсен кузгатып.

Татарстан Рәисе чыгышында республика икътисадына һәм социаль үсешенә зур өлеш керткән оешма һәм предприятеләр мактап искә алынды. Шөкер, андыйлар чыннан да күп икән бездә.

Р.Миңнеханов чыгышының зур өлешен авыл хуҗалыгына багышлады. 
- Сөт җитештерү буенча илебездә республикабыз беренче урында бара. Алдынгылар арасында Кукмара, Балтач, Минзәлә, Саба һәм Әтнә районнарын аерым атап китәсем килә, аларда тәүлеклек савым 300 тоннадан алып 500 тоннага кадәр җитә. Шулай ук тәүлегенә 100 тоннадан алып 250 тоннага кадәр сөт җитештерелә торган уңышлы гына эшләп килүче башка хуҗалыкларыбыз да бар. Кызганычка, кайбер районнарда терлекчелек өлкәсендә хәлләр көннән-көн начарая бара. Бу Яңа Чишмә, Спас, Чирмешән һәм Кама Тамагы районнарына кагыла, - дип, Миңнеханов та аерым берәүләрне мактап та, кайберәүләрне тәнкыйтьләп тә алды.

Рөстәм Миңнеханов чыгышының соңгы сүзләре күңелләрдә киләчәккә ышаныч, өмет хисләре уятты:
- Тормыш алдыбызга яңадан-яңа бурычлар куя. Безнең әле күп эшләр башкарасы бар. Иң мөһиме – без бу бурычларны ничек хәл итәргә икәнен беләбез. Ышанам, без бергә барысына да ирешербез. Безнең көч – бердәмлектә. Без, һичшиксез, җиңәчәкбез! Без бергә! Без булдырабыз!

Фото: https://rais.tatarstan.ru/
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading