Мәгълүм булганча, Казанда 24-25 августта «Сообщество» Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы форумы узды. Аның кысаларында, «Шәһри Казан» газетасы журналисты Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб белән очрашып сөйләште, аның фикерләрен тыңлады.
— Владислав Валерьевич, кайсы төбәк иҗтимагый контроль буенча яхшырак эшли? Татарстандагы вазгыятьне ничек бәялисез?
— Анализлау эшен башлыйбыз гына әле. Иҗтимагый контрольне үстерү планында төбәкләрнең рәсми рейтингы юк. Хәзерге вакытта Иҗтимагый палата Федераль иҗтимагый хакимият органнары каршындагы Иҗтимагый советларның рейтингын төзү белән шөгыльләнә. Шуңа күрә үземнең шәхси фикеремне генә әйтә алам. Минемчә, Татарстан – һичшиксез, лидерларның берсе. Төбәктә гражданлык җәмгыяте үсеше һәм ярдәме төгәл алып барыла. Иҗтимагый палата да, Иҗтимагый советлар да бик актив. Әгәр төбәкләрне берничә төркемгә бүлсәң, сез, әлбәттә, беренче – А төркемендә, ягъни иң алдынгылар арасында булыр идегез. Бу Иҗтимагый совет әгъзаларының активлыгы, җәмәгать контроле һәм Иҗтимагый палата турында Татарстан Республикасы кануннары һәм ведомстволарның активлыгы белән дә бәйле. Шунлыктан, берләштереп әйткәндә, сез – алдынгылыкта.
Ханты-Мансийск, Төмән, Мәскәү өлкәсе – бу мәсьәләдә үзләрен яхшы яктан күрсәтүче төбәкләр, сез дә шулар рәтендә, әмма сез бердәнбер түгел. Ерак Көнчыгышта да, Идел буенда да, Киров өлкәсендә дә иҗтимагый контроль актив үсә.
— Совет эшендә нинди проблемалар һәм кыенлыклар бар?
— Мөгаен, ике төп проблеманы атыйсым килә. Беренчесе федераль дәрәҗәгә дә, төбәкара дәрәҗәгә дә карый – бу җәмәгатьчелек һәм ведомстволар арасындагы мөнәсәбәт. Иҗтимагый советларны формалаштырганда күп кенә ведомстволар якыннарын, ягъни тавыш куптармаячак кешеләрне эшкә алырга тели. Оешмалар белгечләрне түгел, ә дусларын җыярга тырыша. Кайвакыт хәтта лоббистларны да. Шуңа күрә монда, һичшиксез, Иҗтимагый совет – партнер да, тәнкыйтьче дә, җәмәгать контроле субъекты да булуын аңларга кирәк. Иҗтимагый советны тәнкыйтьләмичә мактап кына тору, ягъни, бездә барысы да әйбәт, дип сөйләү – яхшы күрсәткеч түгел. Иҗтимагый совет җитешсезлекләрне ачыкларга, бу турыда ачык сөйләргә, ведомство белән диалог төзергә, ведомствоның эксперт базасын формалаштырырга тиеш.
Һәм, һичшиксез, монда инде икенче проблема туа – бу Иҗтимагый советлар составына абруйлы, бәйсез, актив белгечләрнең керергә тиешлеге.
Ягъни ул авторитетлы булуы зарур, ләкин актив, дәшми торган түгел. Эксперт потенциалына ия дә булуы да мөһим. Кешеләр бу өлкә яки тармак өчен чит булмаска тиеш.
Берләштереп әйткәндә, бу төп ике проблема. Шулай ук, минем фикеремчә, тагын бер проблема бар – ул финанслау мәсьәләсе. Татарстанда ул грантлар аша хәл ителә.
— Киләчәккә планнарыгыз нинди?
— Планнарның берсе ул – быел, яисә киләсе елда Иҗтимагый советларның рейтингын региональ аспектта карау. Без әлегә федераль дәрәҗәдәге тәҗрибә белән уртаклаша алабыз. Мин шундый ук рейтингның Татарстанда да төзелүен теләр идем. Болай эшләгәндән кайсы Иҗтимагый совет яхшырак эшләвен, кайсысы сөйрәлеп кенә баруын белеп тора алачаксыз. Татарстан Республикасы эксперименталь мәйдан булуын мин хуплар идем. Өстәвенә, сезнең мондый рейтингны булдыру өчен бөтен мөмкинлекләрегез дә бар.
Фото: http://sujr.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар