Гөрләвекле язда, кара көздә авыл урамнарында кеше күрермен димә.
Тездән саз ярып кем йөрсен соң елдан-елга картаеп барган авылда...Туктаусыз яуган көзге яңгырларда, язгы пычракларда урамнарда трактор гына йөри ала. Мал-туары булмаган йортларда озак йоклыйлар. Нурфаил дә юрган астыннан тормыйча байтак ятты. Ялгыз яшәүче ир затының хәлләре кай тирәдә икәнен ялгыз калганнар гына белә!
Җылы сүз җан азыгы дип белеп әйтәләр, тик ул сүзләр Нурфаилгә тәтеми шул. Ачы язмыш камчысы шактый кыйнаганга бөтен дөньясына үчле булып калган ирнең хәлен белүче сирәк. Авылда буш йортлар шундый күп, кем керсен дә кем чыксын?
Туган нигезе бу ирнең. Кайтканына күп түгел, шуңамы кая карарга да белми. Мич ягып җылына, газ кертү өчен зур акчалар кирәк. Мич җылысына җитми инде, сихәтле бит ул кызыл кирпеч...
Ялгыз ир димәссең – чисталыгы сөбханаллаһ үзенең. Өстәле җыелган, идәне себерелгән, өч яклы көзгедә чебен пычраткан эзләр күренми. Ләкин, ничек кенә булмасын, бүлмәләргә хатын-кыз кулы, ниндидер ямь җитми. Хушбуй исе килеп торган, җан җылысын кушып бәйләгән эшләнмәләр, бал итәкле тәрәз пәрдәләре, коймак исләре юк.
Югыйсә гомер китабының балачак, яшьлек дип аталган бүлекләре кешенеке сыман язылды. Әтиле-әниле гаиләдә алты бала үстеләр. Авылда ул чакта мәктәпләр гөрли, балалар күп иде. Урта мәктәпне тәмамлагач һөнәри көллияткә китеп шоферлыкка укып чыкты. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач Чувашиянең Шомыршы “Сельхозтехникасына” машина йөртүче булып урнашты.
Тракторчы һәм электрчы һөнәрләренә Чүпрәледә кабат укыды. Электрик булып та эшләде. Яше җитеп акыл туплап өйләнеп куйды. “Кавказская пленница” киносында бер шофер ни ди? “Будь проклят тот день!” –диме? Шуның сыман өйләнгән көнемне каргармын дип башына да китермәде. 17 ел яшәгәннән соң аерылыштылар. Юк, юк хатынын гаепләми ул.
Атта да, тәртәдә дә гаеп бардыр инде. Ир тарафыннан замана зәхмәте – шайтан суын салу булгалады шул. Хәзер уйлый: аерылганнан соң бер түбә астында ничек яшәделәр икән? Бер-берсен күрә алмаган ике кеше шул ук аш бүлмәсенә, бәдрәфкә йөри бит. Ярый әле кладовкалары иркен иде, ир шунда “раскладушка” куеп йоклады. Тәрәзәсез, кием-салым, хуҗалык әйберләре саклана торган урында узды ике елы. Сулышларыңа кадәр сөймим, күземнән югал, дип торган хатынын үзе дә сөймәскә әйләнде. Ә бит яратышканнар иде! Яратышмыйча гына өч бала тумый инде...
Иренең хастаханәгә эләккәнен хатыны ун көннән соң гына ишетте. Килде. Елады. Алар Нурфаилне авылга кайтып киткән дип уйлаганнар, эзләмәгәннәр. Инвалидлык алгач ир ул фатирда яшәмәде инде. Ачудан, эчкән баштан берәр нәрсә кыландырырмын, төрмәгә эләгермен дип уйлады. Соңыннан, Ульян өлкәсендәге бер эшчеләр бистәсендә тулай торакның бүлмәсенә фатирга кереп торды. Бер елданмы икән, бүлмәне сатарга булдылар, Нурфаилне урамга куып чыгардылар.
Ул вакытта туган йорты буш иде инде - әти-әнисе бер-бер бакыйга күчтеләр. Йортка кайтып баш булганына туганнары сүз әйтмәде. Хәер, бетеп барган авылда ул өй кемгә кирәк соң? Менә ничә ел инде Нурфаил ялгыз яши. Керләр юа, утын вата, мич яга, ямау ямый, ашарга пешерә... Өйрәнде инде, баш бармак исән булгач хәлләре ярыйсы әле. Дөрес, әкрен эшлим...Ә кая барсын? Хатыны башка кеше белән бәйләнде. Нурфаилнең җан дусты белән яшиләр!
Дусларга да ышаныч юк шул! Кызларының әтиләренә тамчы да исләре китми. Улына рәхмәт – ул хәлен белә! Шалтыратышып торалар, улы монда кунакка да кайта. Менә туган көненә Нурфаилне дә чакырды. “Тегеләр” дә парлашып килерләр...Ничек чыдап бетерәсе булыр? Бармас иде, улы үпкәләр...Аракы эчми инде ул. Тәмәкене дә ташлады. Дөрес, тартуы башта төшенә кереп тилмертте. Тәмәкене кабыза, тарта икән имеш. Авызын бөрештереп уянып киткәч сөенә.
Ирләр тәмәкене авыр ташлыйлар бит, авылдашлары шаккаталар. Шаярып кына өйләнергә кушалар. Ә кем килсен гарип иргә? Оныкларына сөенеп яшисе иде дә бит... Ялгызы каңгырып кара төннән яңа көнгә күчә ул. Аннары, көн саен кабатланганча, төн җитә. Төшләренә кул-аяклары исән-сау булып керә аның. Иртәләрен уянгач тылсымлы төшеннән арына алмый ята әле Нурфаил. Әмма юрганын ачуга кырыс чынбарлык үз кочагына ала. Әкрен хәрәкәтләр белән булса да чәйнеген куя. Булганына шөкер итеп ризыклана. Ун бармаклы булсаң да, ике кулсыз калсаң
Булды! Торырга кирәк! Ир сак кына идәнгә басты. Юрган астында да аякларына йон оекбашлар киеп, җылынып йоклый ул. Урындык аркасына пөхтәләп элгән күлмәген алды. Ак күлмәк төймәләре алдан ук төймәләнеп куелган, баш аркылы гына сыдырып киясе. Төймәсез аның күлмәкләре! Чирәмле ишек алдына чыккач өелгән утын әрдәнәсенә атлады.
Уенчык сыман ваклап телеп, бик пөхтәләп урнаштырды ул аларны. Олы пүләнне тотарга бармаклары юк бит! Ә боларны баш бармакка эләктереп була!
Үз кулларына яраклаштырган нәрсәләр күп, язмышын гына яраклаштыра алмады…
Фәридә Ибраһим фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде
Комментарийлар