16+

Дәүләт Советы комитетлары рәисләре сайланды

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы составында, элеккечә, сигез профильле комитет эшләячәк.

Дәүләт Советы комитетлары рәисләре сайланды

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы составында, элеккечә, сигез профильле комитет эшләячәк.

Яңа чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышында комитет рәисләре сайланды.

Парламент утырышы тәнәфесе вакытында һәр комитет үзара җыелып, рәис вазифаларына сайлау өчен кандидатуралар карады. Соңрак аларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте. Шул рәвешле

 Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе -

Альберт Хабибуллин;

 Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе - Леонид Якунин; Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе - Рәгать Хөсәенов; Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе - Андрей Егоров; Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе - Азат Хамаев; Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе - Александр Чубаров; Социаль сәясәт комитеты рәисе - Светлана Захарова; Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading