16+

Һәр сайлаучының тавышы мөһим, битарафлык күрсәтмә

Татарстанда 2024 елның 8 сентябрендә Дәүләт Советына депутатлар сайлау була. Бу көнне республиканың 33 муниципаль районында шәһәр һәм авыл советларына өстәмә сайлаулар да үткәрелә.

Һәр сайлаучының тавышы мөһим, битарафлык күрсәтмә

Татарстанда 2024 елның 8 сентябрендә Дәүләт Советына депутатлар сайлау була. Бу көнне республиканың 33 муниципаль районында шәһәр һәм авыл советларына өстәмә сайлаулар да үткәрелә.

Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе 16 июльдә сайлаучыларның “Минем тавыш” (“Мой голос”) онлайн-форумы сериясен башлады. Форумнарны “Вконтакте”, “Одноклассники” социаль челтәрләрендә карарга, сорауларыңны җибәрергә мөмкин.

Беренче форумда федераль һәм төбәк экспертлары сайлауга әзерлек мәсьәләсендә фикер алышты.

– Татарстанның Дәүләт Советына депутатлыкка 427 кандидат теркәлде, 5 сәяси партия катнаша. Һәр сайлаучының тавышы мөһим. Сентябрьдәге сайлауларга 17 мең яшь сайлаучы киләчәк, – диде республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.Республиканың хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә тавыш бирү шартлары тудыру зарурлыгын искәртте.

– Татарстанда 268 мең сайлаучы – инвалид. 20 мең кеше чыгып йөри алмый, аларга өйләрендә социаль хезмәт күрсәтелә. Ләкин, һәр гражданинның тавыш бирү хокукы бар һәм без моны тәэмин итәргә бурычлыбыз, – диде Эльмира Зарипова.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының контроль буенча комитеты рәисе Олег Морозов илебездәге сәяси хәлләргә тукталды.

– Бөтен дөнья Россияне күзәтә. Россия үзенең мөстәкыйльлеген махсус хәрби операция белән якларга мәҗбүр булды, чөнки башкача юл калмады. Махсус хәрби операциядә Россиянең генә түгел, ә бөтен кешелекнең киләчәге хәл ителә. Илебезгә карата колачлы санкцияләр кертелде, ләкин икътисадыбыз барыбер үсештә. Россиядә эшсезлек күрсәткече – иң түбәне. Бүген эшлисе килмәгән кеше генә эш урынсыз. Партияләр арасында сугыш чыгарырга теләделәр, анысы да барып чыкмады. Халык ялган партияләрне күрде, алардан баш тартып, бердәм рәвештә Владимир Путинны Россия Президенты итеп сайлады. Сайлауларга битарафлык күрсәтергә ярамый, һәр сайлаучы уңай нәтиҗәгә ышанырга тиеш, – диде Олег Морозов.

“Дарвин теориясе” маркетинг коммуникацияләре агентлыгының генераль директоры Владимир Кутилов әйтүенчә, сораштыруларда татарстанлыларның 76 проценты быелның 8 сентябрендә узачак сайлауларда катнашачагын белдергән.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading