16+

"Иң мөһиме – халык тормышының сыйфатын тәэмин итү"

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын кабул итте. Закон проекты нигезендә республикадагы иң югары вазифаи зат «Татарстан Республикасы Башлыгы – Рәисе» дип аталачак. Әмма бу яңа сайланачак республика башлыгына гына кагылачак. 

"Иң мөһиме – халык тормышының сыйфатын тәэмин итү"

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын кабул итте. Закон проекты нигезендә республикадагы иң югары вазифаи зат «Татарстан Республикасы Башлыгы – Рәисе» дип аталачак. Әмма бу яңа сайланачак республика башлыгына гына кагылачак. 

Татарстан Дәүләт Советының  Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин үзенең чыгышында, Рөстәм Миңнехановны Президент буларак халык сайлады, Президентлыкка кандидат буларак аның өчен тавыш бирде, әлеге атама яңа сайланаячак югары вазифаи затка карата гына кулланылачак, дип белдерде.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә яңа атаманы хуплавын җиткерде.  
– Күңелдән чыккан чыгышлар булды. Ә мәсьәлә гади түгел. Хәзерге вазгыятьтә бездән бердәмлек таләп ителә. Илнең бердәмлеге – төп мәсьәлә. Шул факторны истә тотарга кирәк. “Татарстан Республикасы Рәисе” атамасы туры килә, дәрәҗәсе кимеми. Әмма безнең халык сайлаган Президент бар. Аңа шушы вазифада эшләп бетерергә мөмкинлек бирергә кирәк. Халык сайлагач, кабат рефрендум яки сайлаулар үткәрә алмыйбыз бит, – диде ул. 

Шул ук вакытта федераль үзәк белән уртак фикергә килергә кирәклеген  ассызыклап, 2000 елларны искә алды.
– Шушы ук мәсьәләне без бер хәл иткән идек инде. Ул вакытта республика шаулады. 2000 елның 13 декабрендә Дәүләт Думасына ил төбәкләренең югары вазифаи затларына президент сүзен куллануны тыя торган федераль закон преокты кертелде. Россия Президенты белән субъект җитәкчесенең атамасы туры килергә тиеш түгел диелде. Шулай да Дәүләт Думасы бу закон проектын хупламады. Берничә елдан тагын башка бер депутатлар шуны тәкъдим итте. Президент атамасын без шул рәвешле биш ел хәл иттек. Хәзер дә шул мәсьәлә килеп басты. Җитди карарлар кабул итү өчен гади чор түгел. Бездән бердәмлек сорала, – диде Минтимер Шәймиев.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та үзенең чыгышында, без үзебезнең позицияне протест юлы белән түгел, закон белән якларга тиеш, дип белдерде.
– Республика җитәкчесе атамасын саклап калу буенча эшләдек. Булып чыкмагач, яңа юлларын эзләп карадык. Тик минем дә, сезнең дә тырышлык җитәрлек булмагандыр. Ә алга таба хәрәкәт итәр өчен карар кабул итәргә кирәк. Гел син теләгәнчә генә булмый, юлларын табу зарур. Безнең республика җитәкчесен үзебез теләгәнчә атау мөмкинлеге бар. Үзебезнең позицияне протест юлы белән түгел, закон белән якларга тиеш. Ишекләр ахырга кадәр ябылмаган дип уйлыйм, бу юнәлештә хәрәкәт итәчәкбез. Сез аңларга тиеш: Татарстан – илнең төп таяныч субъекты. Икътисади яктан да, башка яктан да. Барлык федераль проектларда да катнашабыз. Ил җитәкчелеге белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Безнең өчен иң мөһиме – халык тормышының сыйфатын тәэмин итү, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading