16+

Ислам дөньясы Казанның сүзенә колак сала

21-24 августларда Казанда яшьләрнең IIIнче глобаль саммиты уза. Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче 43 илдән вәкилләр килә.

Ислам дөньясы Казанның сүзенә колак сала

21-24 августларда Казанда яшьләрнең IIIнче глобаль саммиты уза. Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче 43 илдән вәкилләр килә.

Татарстан Рәисе ярдәмчесе, “Беренчеләр хәрәкәте” Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, таныштырганча, быелгы саммитның төп темалары: цифрлаштыру, яшьләр сәясәтенең заманча инструментлары, глобальләштерү чорында традицион кыйммәтләрне саклау.

– Казандагы яшьләр саммиты Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрдә Россиягә һәм Татарстанга карата ышаныч күрсәтү ул. Ислам илләрендәге форумнарда Казанның хезмәттәшлекне үстерүдәге роле резолюцияләрдә әйтелә. Казанда узган елгы саммитта 17 ил белән хезмәттәшлек буенча 23 килешү кабул ителде. Башкалабызда ноябрь аенда  Ислам хезмәттәшлеге илләре яшьләре янә очраша. Россия Президенты Владимир Путин тәкъдимендә балалар оешмалары арасында да элемтәләр урнаштырылачак, – диде Тимур Сөләйманов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Генераль секретаре урынбасары Бахит Тариг Али һәм видеоэлемтә аша Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы президенты Таха Айхан үзләренең чыгышларында яшьләр саммитын үткәрүдәге теләктәшлеге өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Казан җитәкчелегенә рәхмәт әйттеләр, аралашуның һәм хезмәттәшлекнең мөһимлеген искәрттеләр.

Республиканың яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Айгөл Сабирова сүзләренә караганда, саммит кысаларында Ислам хезмәттәшлеге илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрларының очрашуы да була. “Яшь дипломатлар академиясе” автоном коммерциячел булмаган оешма рәисе Дилбәр Садыйкова хәбәр иткәнчә, саммитның секция утырышларында ясалма интеллект, яшьләрне фәнгә җәлеп итү, психик яктан сәламәтлек темаларына фикер алышулар була.

Төп фото: https://minmol.tatarstan.ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading