16+

Kazan Digital Week: соңгы 5 елда IT-компанияләрнең еллык кереме 2 мәртәбә арткан

Бүген Kazan Digital Week форумы башланды. Бу вакыт эчендә ул үзен мөһим дәүләт карарларын эшләгәндә эшлекле бергәлек белән элемтә өчен канал итеп күрсәтте.

Kazan Digital Week: соңгы 5 елда IT-компанияләрнең еллык кереме 2 мәртәбә арткан

Бүген Kazan Digital Week форумы башланды. Бу вакыт эчендә ул үзен мөһим дәүләт карарларын эшләгәндә эшлекле бергәлек белән элемтә өчен канал итеп күрсәтте.

Ул башкалада инде бишенче тапкыр үткәрелә. Быел форумда Россиядән,  якын һәм ерак чит илләрдән 16 меңнән артык кеше катнаша. Россиядә 2030 елда интернет нинди булачак?  Татарстанда IT-технологияләр нинди хәлдә? Тулырак бу язмада. 

Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев сүзләренчә, «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проектын формалаштыру буенча федераль дәрәҗәдә эш төгәлләнә. 2030 елга милли проект буенча 11 юнәлештә эш алып барылачак. Илкүләм проект ярдәмендә интернетка керү мөмкинлеген тәэмин итә торган үзебезнең түбән орбиталы төркемне булдыру каралган. Әлегә орбитада 383 космик аппаратның 6сы гына. 

Илкүләм проектның тагын бер мөһим бурычы - илнең барлык торак пунктларында мобиль элемтә һәм интернет инфраструктурасын булдыру. Зур шәһәрләрдә интернет тизлеге сизерлек артырга тиеш. 2030 елга күпфатирлы йортларда интернет тизлеге 1 Гбит/c булачак.  
- Цифралаштыру мәгариф системасына да кагылачак. Илнең барлык мәктәпләрендә Wi-Fi челтәрләре, күзәтү системасы булдырылачак. Барлык урта мәктәп укытучыларын Россия планшетлары белән тәэмин итәчәкбез, - дип белдерде Максут Шадаев.

Министр билгеләп үткәнчә, Татарстан IT-технологияләр үсеше буенча Россиядә лидерлар рәтендә (соңгы 4 ел эчендә 3 нче урында).  
Хәзер Татарстанда тизйөрешле интернетка 10,5 меңнән артык социаль оешма, ә  йорт хуҗалыкларының 86%ы Интернетка тоташа. Соңгы өч елда гына да 300 меңнән артык авыл йортларына оптик тизйөрешле интернет кергән. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә,  Татарстан -  барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен  (барлыгы 319) электрон рәвештә күрсәтә алган беренче төбәк булды. 
- Хәзер инде хезмәтләрне оешмаларга һәм күпфункцияле үзәкләргә бармыйча, электрон рәвештә күрсәтә башларга кирәк, - дип билгеләде Рәис. 

Татарстанда IT-өлкә үсешенә аеруча зур игътибар бирелә. Республикада өч IT-парк мәйданчыгы эшли, барлыгы 6 мең эш урыны булдырылган. Татарстан компанияләре резидентларның Россия регионнары һәм дус илләр компанияләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Моның ачык мисалы соңгы 5 елда еллык керемнең 2 мәртәбә артуы:
- Республикада якынча 3,3 мең IT-компания гамәлдә, аларда 42 меңнән артык кеше эшли. Соңгы 5 елда аларның еллык кереме 2 тапкырдан арткан һәм 177 млрд сумга җиткән», — дип белдерде Миңнеханов.

Фото: https://rais.tatarstan.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading