Бүгенге көндә «Водоканал» МУП өченче төньяк коллекторында 11 аварияне бетерергә тырыша. Бу күп очракта салынган челтәрләрнең түбән сыйфаты белән аңлатыла, дип билгеләде И.Метшин. «Бу чагыштырмача яңа челтәрләр, әмма алар квартал эчендә дә, магистральләрдә дә бернинди тәнкыйтькә дә түзә алмый. 600 метр озынлыктагы участок черек, ә челтәрләр, ким дигәндә, 50 ел хезмәт итәргә тиеш, – диде шәһәр башлыгы. – Ләкин без бит туган мәсьәләләрне хәл итү өчен эшлибез. Кичәге көнгә әйләнеп кайтып булмый, бөтен булган көчне тупларга кирәк, бу безнең җаваплылык зонасы».
«Тарифларга инвестиция өстәмәләрен, һичшиксез, кире кайтарырга кирәк, югыйсә, бу проблема бөтен ил буенча хәл ителмәячәк»
Эшләр алып барыла торган участокларда шәһәр халкының куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары күрелде: коллектордагы 11 упкынның барысы да сигнал утлары һәм кисәтү билгеләре белән киртәләнгән. Өстәмә рәвештә Әмирхан урамы буенча Четаев урамыннан Чистай урамына кадәр тоташ койма монтажлау эшләре бара, вакытлыча торбаүткәргечләр аша 5 күпер урнаштырылган. ЮХИДИ белән килешү буенча шулай ук 100 кисәтә торган юл билгесе урнаштырылган.
«Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә шуны исәпкә алырга кирәк: аларның иминлеге максатларында Әмирхан урамыннан Чистай урамына кадәр вакытлыча «Ак Барс Арена» ягына таба юл ябык, шулай ук Әмирхан урамы аша җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе ябык», – дип билгеләде И.Гыйниятуллин.
Авариягә бәйле эшләр һәм машиналар йөрү өлеше җимерелү сәбәпле, транспорт хәрәкәте системасына чикләүләр кертелде. Шулай итеп, Әмирхан урамында үзәктән квартал юнәлешендә йөри торган 28а, 43 һәм 54-нче номерлы өч автобусның маршрутлары чикләнде, дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
«Әлегә автобуслар Әмирхан урамының тоннель өлеше буенча уза, шуның аркасында маршруттан ике тукталыш төшеп кала: «Алексей Козин» һәм «Сибгат Хәким». Шулай ук бу 1-нче номерлы троллейбус маршрутына да кагылды. Хәзерге вакытта «Метроэлектротранс» элемтә челтәрләрен үзгәртеп коруны тәмамлый, һәм берсекөнгә иртән троллейбус маршрутының хәрәкәте стандарт схема буенча торгызылачак», – дип хәбәр итте И.Шакиров. Автобуслар ремонт эшләре тәмамланганнан соң стандарт схемага кайтачак.
2014 елда челтәрләрнең тузуы аркасында су белән тәэмин итү тарифына инвестицион өстәмәне кире кагу турында карар кабул итү сәбәпле, Россиянең барлык муниципаль предприятиеләре диярлек зыян күрә , дип билгеләде Мэр. «Без, янәсе, торакның квадрат метрын арзанайтырга тиешле карар аркасында 12 млрд сум җыеп җиткерә алмадык, – диде шәһәр башлыгы. – Без бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләштек, ул РФ Президентының торак төзелеше буенча Комиссиясе рәисе буларак проблеманы аңлый. Әлеге инвестиция өстәмәләрен тарифларга, һичшиксез, кайтарырга кирәк, югыйсә бу проблема хәл ителмәячәк».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар