Совет чорында Владимир Ульянов-Ленин исемен йөрткән Казан дәүләт университеты каршына яшь Ульяновка һәйкәл шулай ук 1954 елда урнаштырыла. Авторлары: скульптор Владимир Цигаль белән архитектор Виктор Калинин. Әлеге һәйкәлнең кече территориясе тоткычлы табаны хәтерләтә, шунлыктан, “Сковородка” дип телгә кергән. Без, 1980 еллардагы студентлар, бөек юлбашчы Ленин да укыган университетта белем алуыбызга горурланып, шул “Сковородка” эскәмияләрендә гәп кора идек. Хәзерге студентлар да утыра анда, тик инде алар Ленин белән горурланамы икән? Югары уку йорты да “Владимир Ульянов-Ленин” исеменнән качып, Казан федераль университетына үзгәртелде бит.
Мәскәүлеләр: “Бу яшь Ульянов һәйкәле безнеке”, – дип әйтсәләр, һич каушап калмагыз. Казан университеты каршындагы яшь Ульянов һәйкәленең копиясе Мәскәүдәге Басманный тыкрыгына 16 елдан соң гына урнаштырылган.
Төрле мәгълүмат чыганакларына караганда, заманында Казанда юлбашчы Владимир Ильич Ленин истәлегенә 16 һәйкәл куелган булган. Горький паркы каршында, Химиклар мәдәният сарае янында Ленин һәйкәлләре торган.
Казанда хәзер 12 урында Ленинны күрергә мөмкин. Мисал өчен “Элекон”, “Теплоконтроль”, Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе каршында Ленин бабай эшчеләргә “сәлам бирә”. Шулай ук, Кулагин урамындагы скверда, Мөштәри урамында Сынлы сәнгать музее каршында, Оренбург трактындагы 6нчы һәм Галактионов урамындагы 24нче йортлар янында, “Крутушка” шифаханәсе каршында юлбашчының һәйкәлләре яки бюстлары саклана.
СССР таркалганнан соң, Россиядә базар мөнәсәбәтләренә корылган җәмгыять формалаштырылды. Ленин идеологиядән читләштерелде, кайбер җирләрдә һәйкәлләре дә алып ташланды. Нинди генә мөнәсәбәтттә дә Ленин һәйкәлләре торырга тиеш, дип уйлыйм. Беренчедән: алар – тарих һәм архитектура бизәге. Икенчедән: Ленин – социаль гаделлек символы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, чын коммунистларча инанып, Ленин һәйкәлләре сакланырга тиеш, дип саный.
– Казанда хәзер 12 урында Ленинга һәйкәл һәм бюст бар. Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Казандагы Ленин һәйкәлләрен саклау турында карар чыгарды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт! Аның ярдәмендә Казанда Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле капиталь төзекләндерелә. Соңгы ике-өч елда республика районнарында Ленинга куелган алты һәйкәл төзекләндерелде. Ленино-Кокушкино музеен төзекләндерү үткәрелә. Казанда узган ел Ленин музей-йортына 35 мең кеше килде. Бу халыкның юлбашчыга хөрмәтен дәлилли, – диде Хафиз Миргалимов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар