16+

Казансуның уң ярындагы төзелешләр өчен, әле башта җимерергә җыеналар

Казанда Казансу елгасының уң як ярында төзү-төзекләндерү эшләре башкару өчен иң яхшы арихитектура проектларына халыкара конкурс игълан ителде. Казансуның уң як ярында Кремль дамбасыннан Миллениум күперенә кадәрге мәйданны кунакханәләр комплексына һәм паркка әверелдерү ниятләнелә.

Казансуның уң ярындагы төзелешләр өчен, әле башта җимерергә җыеналар

Казанда Казансу елгасының уң як ярында төзү-төзекләндерү эшләре башкару өчен иң яхшы арихитектура проектларына халыкара конкурс игълан ителде. Казансуның уң як ярында Кремль дамбасыннан Миллениум күперенә кадәрге мәйданны кунакханәләр комплексына һәм паркка әверелдерү ниятләнелә.

Нәрсәләр майтарырга исәп?
 
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференцияендә Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина белән “Кравт” компанияләр төркеме партнер-идарәчесе Валерий Кравцун проект нечкәлекләре белән таныштырдылар.
 Казансуның уң як ярында Кремль дамбасыннан Миллениум күперенә кадәрге мәйданны кунакханәләр комплексына һәм паркка әверелдерү ниятләнелә.
Бөтен дөнья танырлык парк-территория барлыкка китерү максаты куелды. Казан -күп милләтле шәһәр, шунлыктан, төзү-төзекләндерүдә төбәк мәдәнияте чагылыш табарга тиеш. Казан Кремле манзарасының да капланмавы таләп ителә. Казансу акваториясе буенча хәзер француз ландшафт архитекторы Мишель Пен җитәкчелегендә проект эшләре үткәрелә. Казансуның Кремль дамбасыннан Миллениум күперенә кадәрге ярында “Парк Горизонтов” паркы, төбәк әһәмиятендәге күп эшчәнлек юнәлешле комплекс төзү күздә тотыла. Комплекс концертлар залыннан, ике кунакханәдән, шулай ук офис, ритейл, кунакханә сервисы һәм аппартаментларыннан гыйбарәт.
—"Парк Горизонтов” исеме урынына ни өчен “Казансу” яки “Татарстан” дип, күңелгә ятышлырак атама бирелмәде? - дип сорамыйча түзмәдем.

—Бу “Парк Горизонтов” атамасын архитектор Мишель Пен үзе тәкъдим итте. Килешәм, башка исем турында да уйлау мөмкиндер, - дип җавап кайтарды Илсөяр Төхвәтуллина.
 
 “Ривьера”ның соңгы көннәре...

 Казансу ярын төзү-төзекләндерү эшләрендә “Кравт” компаниясе дә катнаша.
— Казанда һәм Иннополиста кунакханәләр төзелешләре алып барабыз. Казансу ярында да кунакханә торгызачакбыз, “Ривьера” комплексына үзгәрешләр кертеләчәк, - диде Валерий Кравцун.
—Казанлылар арасында “Ривьера” кунакханәсе бинасы сүтелә икән, дигән имеш-мимешләр йөри. Бу хәбәр дөресме? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау юлладым.
—”Ривьера” комплексындагы күп катлы кунакханә бинасы да, аквопарк та сүтелми. Биредәге сәүдә үзәге генә сүтелә ,- дип тынычландырды Валерий Кравцун.
—Ярларга өстәмә ком кудыртылачакмы, Казансу елгасы тагын да тарайтылачакмы? - дип, сорауларымны дәвам иттем.
— Елганы тарайту максаты юк, ләкин, нинди колачтагы проектлар тәкъдим ителәчәген әле белмибез. Проектларга бәйле рәвештә җирлеккә үзгәрешләр кертелергә мөмкин, - диде Валерий Кравцун.
Әлеге сүзләрне Илсөяр Төхвәтуллина да раслады.

Яса рәсем, акчалы булырсың

Казансуның уң ярында Кремль дамбасыннан Миллениум күперенә кадәрге аралыкта, ягъни, Сибгать Хәким урамы буенча сузылган ярда төзү-төзекләндерү эшләренә архитектура проектлары тәкъдим итү конкурсына заявкалар һәм катнашучыларны теркәү 1 июньгә кадәр үткәрелә, ә конкурс проектлары 24 июньгә кадәр кабул ителә. Бәйгенең гомүм приз фонды-8,1 миллион сум.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading