16+

Кытай лидеры Си Цзиньпин Казанга килде

Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.

Кытай лидеры Си Цзиньпин Казанга килде

Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.

Башка кунакларга кебек үк, Кытай лидерына чәк-чәк һәм ипи белән тоздан авыз итәргә тәкъдим иттеләр.

Кичә Россия лидеры ярдәмчесе Юрий Ушаков журналистларга Россия Президенты Владимир Путинның БРИКС саммитындагы программасы турында сөйләде. Бүгенгә Путинның Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән җентекле сөйләшүе планлаштырылган.

Элегрәк Кытай Халык Республикасы Тышкы эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Линь Цзянь хәбәр иткәнчә, Россия Президенты белән Кытай Рәисе Казандагы очрашу барышында халыкара һәм төбәк проблемалары буенча фикер алышачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading