Татарстанда 2027 елга кадәр волейболны үстерү буенча яңа программа булган ресурсларны исәпкә алырга тиеш. Төзелгән спорт залларының мөмкин кадәр тулы булуы шарт. Нәкъ менә спорт аша яшьләрне гаджет экраннарыннан аерырга һәм аларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә мөмкин. Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Волейбол федерациясенең хисап конференциясендә шундый фикере белән уртаклашты.
«2027 елга кадәр волейболны үстерү программасы, беренче чиратта, чынбарлыкка нигезләнергә тиеш. Ирешеп булмый торган максатлар куймагыз. Инде булган спорт залларын тагын да нәтиҗәлерәк куллануга аерым игътибар бирергә кирәк. Анда резервлар бар. Республика шәһәр-районнары, мәктәпләренең булган мөмкинлекләрен эшкә җигегез», - диде Мөхәммәтшин.
Ул президиум әгъзаларына 2 апрельгә кадәр программага кертү өчен үз тәкъдимнәрен әзерләргә кушты.
Волейбол ярдәмендә балаларны гаджетлардан аерырга һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә мөмкин. Бу процесста Татарстанда инде берничә ел үткәрелә торган «Мәктәп волейбол лигасы» аерым роль уйный. Хәзер әлеге проект федераль дәрәҗәгә чыга. Әлеге инициативаны үстерү яңа программада чагылыш табарга тиеш, дип өстәде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
ТР Волейбол федерациясенең башкарма директоры Мансур Кәримов моннан алдагы программаның нәтиҗәләре һәм проблемалы мәсьәләләр хакында сөйләде.
«Республикада балалар волейболының төп проблемаларыннан берсе – тренерлар җитмәү. Яшьләр хезмәт хакының түбән булуы һәм инфраструктураның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы аркасында районнарга барырга теләми. Шуңа күрә ярдәм чаралары булдырырга тәкъдим итәм», - диде ул.
Утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда волейболны үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырды.
https://tatar-inform.tatar/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар