16+

Россия белән Кытай дусларның 3 көндә дә бетмәс сүзләре

Казанда 13-15 ноябрьләрдә “РОСТКИ: Россия – Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” IIнче халыкара форумы бара.

Россия белән Кытай дусларның 3 көндә дә бетмәс сүзләре

Казанда 13-15 ноябрьләрдә “РОСТКИ: Россия – Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” IIнче халыкара форумы бара.

Әлеге чара кысаларында “Russia Chuna Expo” (“Россия-Кытай экспо”) күргәзмәсе дә оештырылды. Экспозиция мәйданында Россия төбәкләре предприятиеләре белән бергә Кытай корпорацияләре һәм провинцияләре дә үзләренең продукциясен тәкъдим итә. Бирендә автомобиль, инновацион технологияләр, төзелеш, медицина, мәдәният һәм туристлык юнәлешләрендә мәгълүмат алырга мөмкин.

– Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы башлыкларының шәхси тырышлыклары нәтиҗәсендә безгә халыкара дәрәҗәдә бик актив эшчәнлек җәелдерергә мөмкинлекләр бар, – дип, кытайча да сәламләде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны.
Ул быелның октябрендә Казанда БРИКС саммиты булганлыгын искәртеп үтте. Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин җитәкчелегендә зур делегация килгәнлеген әйтте.

Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров видеоэлемтә аша  форумга уңышлы эшчәнлек теләде.
Кытай коммунистлар партиясенең Синьцзян – Уйгур автоном районы секретаре урынбасары Хэ Чжунъю үз чиратында Кытай-Россия дуслыгының ерак тарихлардан килүен әйтеп, “РОСТКИ” форумының хезмәттәшлекне  ныгытуда мөһим роль уйнавын белдерде. 

Секция утырышларында сәнәгать, сәүдә, мәдәният, фән, мәгариф, сәламәтлек саклаутуристлык, тарихи мәдәни мирасны саклау темалары күтәрелә.
Кытай делегацияләре “КАМАЗ” җәмгыяте, Иннополис, Технопарк, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге белән урыннарга барып танышачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading