16+

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды. Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына республикадагы социаль-икътисадый вәзгыять, эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук яңа Россия регионнарына ярдәм итү турында сөйләде.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды. Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына республикадагы социаль-икътисадый вәзгыять, эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук яңа Россия регионнарына ярдәм итү турында сөйләде.

В. Путин: Рөстәм Нургалиевич, Татарстан безнең, гадәттәгечә, озак вакыт дәвамында төп эш юнәлешләре буенча иң югары уңай рейтингларда. Шуңа да карамастан, Сезнең җитәкчелектә булган зур хуҗалыкта ниндидер проблемалы мәсьәләләр - әле эшләргә кирәк булган яки тиешле дәрәҗәдә хәл ителмәгән мәсьәләләр булырга мөмкин. Бәлки, без алардан башларбыз? Нәрсәгә игътибар итәргә теләр идегез?

Р. Миңнеханов: Владимир Владимирович, хәбәр итү мөмкинлеге өчен бик зур рәхмәт. Махсус хәрби операциягә ярдәм итү турында әйтәсем килә. Бу тема безнең
барыбыз өчен дә иң мөһиме, һәм, әлбәттә, без бу юнәлештә актив эшлибез, махсус хәрби операциягә ярдәм итү өлешендә – 2,5 миллиард тирәсе бүлеп бирдек, шул исәптән шефлыкка алынган шәһәр Лисичанскка да. Кызганычка каршы, әлегә без анда тулы көчкә эшли алмыйбыз. Безнең ике батальон – «Алга» һәм «Тимер» зонада. Зур эш гуманитар ярдәм буенча бара, ике мең тоннага якын гуманитар ярдәм, аның зур өлеше без җаваплы Лисичанкка юнәлдерелә. Шулай ук Лисичанскта, мөмкинлек булуга, нәрсә эшләргә кирәклеген тулысынча беләбез. Хәер, кайбер
объектларда эшне башладык. Безнең табибларның бу зонада эшләве, кешеләрне тукландыру - бу мәсьәләләр оештырылган.

Р. Миңнеханов: Концертлар, чаралар, очрашулар һәм, иң мөһиме, гаиләләргә ярдәм итәбез. Гаиләләр, балалар - «кайнар линия» оештырылган, бөтен кирәк нәрсә. Бездә геройлар, алты герой бар, аларның өчесе һәлак булган. Татарстаннан чыккан 52 кеше Батырлык орденнары белән бүләкләнде. Без аларны бик хөрмәт итәбез, барысын да эшлибез.

В. Путин: Бу хакта онытмагыз.

Р. Миңнеханов: Берәү дә онытылмаган, барлык ихтыяҗларны тәэмин итәбез. Кызганычка каршы, һәлак булучылар да бар – без һәр очрак буенча бу бурычларга җитди карыйбыз. Иҗтимагый-сәяси вәзгыятькә килгәндә, монда Владимир Владимирович тотрыклы хәл. Әлбәттә, демография буенча сораулар бар. Демография буенча пандемия безне артка ташлады, ләкин без гомер озынлыгына чыгачакбыз 72,8 иде (71,3). Өч ел дәвамында бездә минус балансы (туды-үлде), ләкин төзәтәбез. Медицина хәзер эшли башлады, бу сорауларның барысын да контрольдә тотабыз. Гомумән
алганда, җанисәп буенча без нәтиҗәләр буенча дүрт миллион кешегә чыктык. Пандемиягә кадәр без уңай баланста идек. Кыскача гына социаль-икътисадый үсеш турында хәбәр итәсем килә.

В. Путин: Әйе, зинһар.

Р. Миңнеханов: Иң мөһиме, тулай төбәк продукты бездә 3760 миллиард сум, ә сәнәгать продукциясе күләме буенча үсеш 105,9 процент, кайдадыр 4,8 триллион сумга якын. Узган ел без барлык төр салымны 1465 миллиард җыйдык. Әлегедәрәҗәне сакларга уйлыйбыз, тырышачакбыз. Әлегә сәнәгать производствосы күләме дә, иң мөһиме, Владимир Владимирович, төп капиталга инвестицияләр дә…

В. Путин: Үсә?
Р. Миңнеханов: Әйе, 774 миллиард сум, үсеш белән. Ваклап сату, аңлашыла ки, бераз кимеде, ләкин калганында: авыл хуҗалыгы – 115 процент, төзелеш – 108 процент.

В. Путин: Күрүемчә, икътисад структурасы да үзгәрә, эшкәртү секторы өлеше арта.
Р. Миңнеханов: Әйе, эшкәртү, эшкәртү сәнәгате күбрәк.

В. Путин: Бик яхшы. Чимал булмаган экспорт өлеше ике тапкыр диярлек арткан.
Р. Миңнеханов: Әйе, артты, чөнки без нефть саттык, ә хәзер нефть химиясен
сатабыз, эшкәртүдән соң чыккан продукцияне сатабыз. Чит ил инвестицияләре бераз кимеде, ләкин төп капиталга инвестицияләрне без сакладык. Төп - нефть сәнәгате. 35,8 миллион тонна, шул исәптән бездә 20 проценты - кече компанияләр. 24 миллион тоннага якын без инде эшкәртәбез. Бездә ике «ТАНЕКО» һәм «ТАИФ-НК» комплексы бар, һәм хәзер «СИБУР» безгә килде, «Нижнекамскнефтехим», «Казаноргсинтез», ТГК-16. Алар «СИБУР» га керде, «ТАИФ» «СИБУРа» акционеры булды. «СИБУР» командасы белән дә яхшы, нәтиҗәле эшлибез. Зур экология проектлары (соңгы очрашуда сезнең фикерләр дә бар иде). Биологик чистарту корылмаларын модернизацияләү буенча зур эш бара, һәм Казан буенча бик күп эшләр бара, төзелеп килүче чүп эшкәртү комплексы, завод та «Ростех» белән бергә төзибез. 42 мең машина, 43 [мең] хәтта. [Модель] К5 беренче кварталда эшләтеп җибәреләчәк - анда комплектлаучылар буенча мәсьәләләр
булды, алар хәл ителә. Форд китте, Форд урынына Соллерс җиңел коммерция машинасын чыгара  башлый. Авиация заводы. Бурычыбыз – ун Ту-214.

В. Путин: Татарстанның горурлыгы.
Р. Миңнеханов: Әйе. Зур эш, аннары мин сезгә презентация бирермен. Казан вертолетлар заводы әйләнеше яхшы – 106 вертолет. Суднолар төзү заводы. «Хайер» бик яхшы эшли – суыткычлар да, телевизорлар да. Алга таба яңаларын төзү эшләре бара: штамплау эшләнмәләре буенча завод һәм «акыллы» завод төзиләр. Алар якынча миллиард доллар инвестицияләделәр. Оборона-сәнәгать комплексы буенча оборона заказы белән бәйле барлык бурычлар графикларда. Эш бара. Энергетика комплексы - зур модернизация бара, 1,2 гигаваттка арттырабыз.

В. Путин: Газлаштыру сездә ничек?
Р. Миңнеханов: Рәхмәт, бездә күрсәткеч болай да югары иде, әмма сезнең программа ярдәмендә өстәмә газлаштыру бара – барысы да график буенча, 12 мең йорт биләмәсе. Авыл буенча эшләр яхшы, үсеш – 15 процент, бөртеклеләр – биш миллионнан артык [тонна], шикәр чөгендере -1800 мең. Бәрәңге, ит – барлык позицияләр буенча яхшы бара. IT өлкәсендә бик җитди эшлибез. Яңа 50 мең квадрат метр - шәһәр үзәгендә яңа IT-парк төзелде.

В. Путин: Сез моңа һәрвакыт зур әһәмият бирдегез.
Р. Миңнеханов: Әйе, Сез дә цифрлаштыруга зур игътибар бирәсез.

https://president.tatarstan.ru/tat/

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading