16+

Рөстәм Миңнеханов: “Әйдә бергәләп тыныч кына эшлик. Без бер көймәдә”

“Парламент составы шактый яңарды - эшлекле абруйлы кешеләр, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар белән дә”. Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов: “Әйдә бергәләп тыныч кына эшлик. Без бер көймәдә”

“Парламент составы шактый яңарды - эшлекле абруйлы кешеләр, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар белән дә”. Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

Беренче утырышта депутатлар иң элек Дәүләт Советы Рәисен сайлады. «Бердәм Россия» фракциясе тарафыннан парламент Рәисе итеп сайлану өчен Фәрит Мөхәммәтшин, КПРФ фракциясеннән Хафиз Миргалимов кандидатурасы тәкъдим ителгән иде. Депутатлар парламент рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшинны сайлады. 

Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшинны парламент рәисе итеп сайлануы белән котлап, "Сезнең күпьеллык тәҗрибәгез, профессиональлегегез һәм лаеклы абруегыз нәтиҗәсендә бүген Татарстан алдында торган бурычларны нәтиҗәле законнар белән тәэмин итү дәвам итәр дип ышанам" дип белдерде.

КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимовка мөрәҗәгать итеп: "Без бит бер республикада! Әйдә бергәләп тыныч кына эшлик. КПРФ үзәк комитеты рәисе Геннадий Зюганов белән  сөйләшү булды, ул югары бәя бирде. Без бер көймәдә. Кем мөһимрәк һәм көчлерәк булуын ачыклау өчен көч сарыф итәргә кирәкми. Кем булуы барысына да аңлашыла", - диде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, парламент составы шактый яңарды - эшлекле абруйлы кешеләр, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар белән дә. 

- Партия вәкиллеге җитди киңәйде - Россия Дәүләт Думасында тәкъдим ителгән барлык биш партия кандидатлары сайланды. Нинди партия вәкиле булуга карамыйча, барыгызның да эшчәнлеге республика үсешенә һәм аның гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән дип ышанам. Барыбыз бергә эшләячәкбез" - дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов Дәүләт Советы депутатларына.

Тулырак видео: https://t.me/tatmediaofficial/107968

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading