Рөстәм Миңнеханов Татарстанның бер районында яңа мәчет ачты
Бүген Яшел Үзән районының Яңа Тура авылында яңа мәчет ачылды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген Яшел Үзән районының Яңа Тура авылында яңа мәчет ачылды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Татарстан Республикасы Рәис каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты.
Мәчет 250 дин тотучыга исәпләнгән. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар, балаларга белем бирү өчен бина каралган. Төзелеш эшләре хәйриячеләр акчасына һәм Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды ярдәме белән алып барыла.
Рөстәм Миңнеханов авыл халкын мәчет ачылу белән котлады һәм төзелешкә катнашы булган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде. "Бүген, Изге Рамазан аенда, без бу шатлыклы вакыйгада катнашабыз. Меценатларга һәм төзелештә катнашкан барлык гражданнарга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Бу бик зур эш", - дип билгеләп үтте ул.
Михаил Афанасьев ассызыклаганча, Яңа Тура авылы халкы өчен мәчет ачылуы күптән көтелгән вакыйга булган. "Мәчет җайлы урында урнашкан. Бу территория актив үсеш алачак. Янәшәдә зур юл төзелә, Казанны урап уза диярлек. Моннан ерак түгел сәнәгать паркы урнашкан, анда бүген 17 мең кеше, төрле милләт вәкилләре эшли. Бу мәчет безнең барыбыз өчен дә уртак йорт булыр дип ышанам", - дип өстәгән район башлыгы.
Алга таба мәчет һәм якындагы күл янындагы территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Биредә мәдрәсә, никах үткәрү үзәге, кунакханә һәм балалар бакчасы ачылачак. Шулай ук спорт һәм балалар уен мәйданчыклары, йөрү зоналары барлыкка киләчәк.
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Каюм Насыйриның 200 еллыгы: тагын бер зур форум уза
-
#Шоу-бизнес
Ризат Рамазанов бал кортыннан шүрли. Яки җырчылар нәрсәдән курка?
-
#Җәмгыять
Депутатлар да кушылды: Казанда Сабантуйга бүләк җыю йоласы уза
-
#Төрлесе
Хатын-кызлар, өйдә утырмагыз! Гәүдәгезгә игътибарны арттырыгыз!
-
#Кыскача яңалыклар
Республиканың тагын бер районында бруцеллез чире табылган
Комментарийлар