16+

Рөстәм Миңнеханов "Салават күпере" микрорайонындагы яңа паркны карады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Салават күпере» микрорайонындагы яңа паркта булды. «Салават Күпере» торак комплексында 30 меңгә якын кеше яши. Биредә балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка инфраструктура бар. Ләкин микрорайонда гаилә ялын оештыру өчен парк яки махсус территория юк иде. 

Торак комплексы 6 гектардан артык мәйданда урнашкан. Проектны гамәлгә ашыруның беренче чиратына «уен һәм спорт» зонасы – уникаль су спрей-лабиринты булган балалар активлыгы, киртәләр полосасы булган спорт мәйданчыгы, тренажерлар, стритбол уены өчен мәйданчык, памп-трек һәм скейт-мәйданчык составындагы экстрим-зона кергән. Икенче чират кысаларында паркта фонтан, пандуслы амфитеатр, төрле дәрәҗәдәге күзәтү мәйданчыклары, таганлы күпер, уеннар һәм ял өчен газоннар җиһазландырылган. 

Рөстәм Миңнеханов парк территориясен карады, гамәлгә ашырыла торган проектлар белән танышты һәм «Салават Күпере» микрорайонында яшәүчеләр белән аралашты. ТР Президентына теплицалар эше турында сөйләделәр, анда кунакларга үсемлекләр үстерү буенча мастер-класслар оештырылачак. Коворкинг зонасында шулай ук төрле чаралар үткәреләчәк, мәсәлән, күн мозаикасы һәм туку күнегүләре. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов этләрне йөртү өчен махсус мәйданчыкны карады. 
Шулай ук Татарстан Президенты агачлар утыртуда да катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading