16+

Татарстан Президенты чыгышында мобилизация дә телгә алынды, гаилә һәм мәхәббәт темасы да читтә калмады

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 20 октябрьдә республиканың Дәүләт Советына еллык Юлламасын җиткерде.

Татарстан Президенты чыгышында мобилизация дә телгә алынды, гаилә һәм мәхәббәт темасы да читтә калмады

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 20 октябрьдә республиканың Дәүләт Советына еллык Юлламасын җиткерде.

“Барлыкка килгән кыенлыкларны Ватаныбызның күп милләтле халкы белән җиңеп чыгарбыз. Азат ителгән Донецк һәм Луганск халык республикаларының, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Россия Федерациясе белән кушылуы безнең барыбыз өчен дә тарихи һәм күптән көтелгән вакыйга булды”,-дип әйтеп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Казан (Идел буе) федераль университетында узган Иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча экспертлар советының чираттагы утырышында  көн тәртибенә Президент Юлламасы куелды.

 Президентыбызның  үзенең дә башы бар

— Гадәттә, текст социаль-икътисади эчтәлектә була иде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов монысында махсус хәрби операция һәм мобилизация мәсьәләләренә дә тукталды,-дип ачып җибәрде утырышны Эксперт советының җаваплы секретаре, КФУ профессоры Андрей Большаков.
 Беренче булып сүз алган Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов: ”Әгәр, мин Президент булсам һәм язып бирелгән текстны укысам, нинди мәсьәләләрне алгы планга куяр идем..”-дип башлады. Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында шактый еллар эшләгән, хәзер Россия Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы Александр Терентьев аның сүзен шунда ук бүлеп:”Рөстәм Нургалиевич бер вакытта да кеше язып биргән Юлламаларны укымый, ул тупланган мәгълүматларга нигезләнеп, Юлламаны үзе төзи, үзенең фикерен җиткерә”,- дип әйтте. Олег Морозов гоманлап утыруын туктатып, инде республика икътисадының тотрыклы булуы турында сөйләде.

— Татарстан Республикасы Президенты үзенең Юлламасында ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне алга сөрде. Ислам дөньясы бик зур. Татарстан ислам дөньясына чыгуда Россиянең капкасы,- диде Олег Морозов.

Луганск Халык Республикасының Министрлар советының элекке рәисе Марат Баширов видеокүпер аша элемтәгә чыгып:”Рөстәм Миңнеханов минем өчен һәрвакыт Президент булып калачак. Ул үзенең Юлламасын үзвакытында җиткерде, вазгыять турында курыкмыйча үз сүзен әйтте. Россия- төбәкләр берлеге ул. Рөстәм Миңнеханов төбәкләр арасында олы сәясәтче. Минем әтием-  Казан кешесе. Татарстанны яхшы беләм, Татарстан үсештә. Россиядә халыклар бердәмлеге зарур. Мәскәүдә, Казанда, Чистайда һәм Чаллыда булсак та, мобилизацияләнгәннәр безне сакларга бара. Меңнәрчә чакрым эчтә дә ышанычлы тыл кирәк”,-диде. 

Ялган сүз тиз таралучан

Марат Баширов:”Украина ягы ялган хәбәрләр тарата, шунлыктан безгә идеология көрәше дә зарур”,- диде. Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының мәгълүмат берлеген үстерү, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм массакүләм коммуникацияләр буенча комиссиясе рәисе Александр Малькевич видеокүпер аша элемтәгә чыгып:”Ялган хәбәрләр белән Россиягә көчле басым ясала. Татарстан Президенты үзенең Юлламасында массакүләм мәгълүмат чараларында дөрес хәбәрләр бирүгә җитди карау кирәклеген аерым атап әйтте. Татарстан социаль икътисади үсештә. Татарстан Президенты һәм аның командасы республикада милләтара бердәмлекне һәм дуслыкны саклауга җитди игътибар бирә. Татарстанның һәр эшчәнлек юнәлешендәге тәҗрибәсе ил төбәкләренә таратылырга тиеш, Татарстаннан өйрәнүне оят итеп кабул итәргә кирәкми”,- диде. Татарстан Президентының массакүләм мәгълүмат чараларында дөрес хәбәр бирүгә чакыруын КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский да хуплап сөйләде. 

Мобилизация “медале”

Медальнең икенче ягы да бар, дигән әйтемне хәтерләтеп, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская өлешчә мобилизациянең сугышчылар туплау гына түгел, ә җәмгыятьне берләштерүче чара булырга тиешлеген дә искәртеп сөйләделәр.

— Президент үзенең Юлламасында мобилизацияләнгәннәргә дә һәм аларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтү кирәклеген әйтте. Татарстанда 2023 ел-Халыклар мәдәниятен үстерү елы, дип тә игълан итте Президент Рөстәм Миңнеханов. Кайсы гына милләттән булсак та, республикабызда уртак үсешкә ирешербез,- диде Сәрия Сабурская.

Россия ислам институты ректоры Рафыйк Мөхәмәтшин да милләтара һәм динара дуслыкның, милли гореф-гадәтләрнең саклануының мөһимлеген билгеләп үтте.
 Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин:”Татарстан Президенты республика халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуны бурыч итеп куйды. Республикада илкүләм проектларының һәм республика программаларының туктап калмаганлыгын белдерде. Дүрт яңа субъект тарихи Ватанына әйләнеп кайтты, аларга безнең тарафтан ярдәм итү кирәк”,- диде.

Мәхәббәтме бу, әллә ахырзаманмы?

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион гаиләне һәм гаилә кыйммәтләрен сакларга чакырды.
— Родитель №1 һәм родитель №2 төшенчәләре барлыкка килде Европада. Президент әйткәнчә, безгә традицион гаиләне сакларга кирәк, Европадагы азгынлыкның илебезгә үтеп керүенә юл куярга ярамый,- диде Александр Терентьев.

Экспертлар советында катнашкан һәр галим, депутат һәм җитәкче бердәм рәвештә ир-ат белән хатын-кыз мәхәббәтен, туган җиргә һәм Ватанга мәхәббәтне кыйбла итеп тоту зарурлыгын әйттеләр.

 Инженерлар кирәк

 “Татарстан Республикасының предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе” генераль директоры урынбасары Игорь Рассман предприятиеләрдә төшенкелек күзәтелмәвен әйтте, ләкин сәнәгатьтә инженерларга кытлык булуын да ачып салды.

— Инженерларны күпләп әзерләү сорала. Эре предприятиеләр белән кече предприятиеләр хезмәттәшлеген активлаштыру зарур. Сәнәгать парклары да җитештерүчеләр белән тулысынча тупланмаган,- диде Игорь Рассман.
 Аның сүзләренә Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихин да кушылды.

 Җиңү безнеке булыр!
 
 “Россия Кораллы Көчләре солдатлары һәм офицерлары, алар арасында Татарстан Республикасында яшәүчеләр һәм тәрбияләнүчеләр дә бар, Россиянең имин киләчәген яклап изге бурычларын үтиләр. Без үзебезнең җиңүгә ышанабыз!”- диде Рөстәм Миңнеханов.

Экспертлар советы утырышында катнашучылар да Татарстанда милләтара һәм динара дуслыкның, тынычлыкның саклану, һәр кешенең үзҗаваплылык тоеп эшләве, ватанпәрвәрлек хисе җиңүгә һәм тотрыклы үсешкә нигез булганлыгына инанып, фикер алышуны йомгакладылар.
 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading