16+

“Яшәр урыныгыз булмаса, миңа килерсез”, - дидем

Беркөнне йокларга гына яткан идем, тып-тып иткән тавышка сискәнеп уянып киттем.

“Яшәр урыныгыз булмаса, миңа килерсез”, - дидем

Беркөнне йокларга гына яткан идем, тып-тып иткән тавышка сискәнеп уянып киттем.

Зал ягына керсәм, идәндә су. Түшәмнән тамчы тама. Өске каттан су бастырганнар. Тизрәк йөгереп менеп киттем. Ике яшь кыз белән ике егет яши икән. Күргән кешеләрем түгел, вакытлыча фатир алып торалар, күрәсең. Бик итәгатьле генә гафу үтенделәр. “Гаеп бездә түгел, хуҗа фатирны биргәндә кер юу машинасы ватык икәне турында кисәтмәгән иде. Кер юа башлагач, бөтен су линолеум астына киткән. Үзебез дә сизмәдек, хәзер менә җыябыз, ун чиләк су түктек инде,” – диләр.

Яшьләр белән сөйләшеп, хәтта дуслашып киттек. Санкт-Петербург шәһәреннән килгән җанатарлар булып чыктылар. Шәһәрне яратканнар, тик менә торак өчен бәяләрнең кыйммәт булуыннан гына зарланалар. Шушы фатилары өчен дә бер атнага 35 мең сум түләгәннәр. 

Үзләре дә зыян күргәннәр, киемнәре юешләнгән, чемоданнары чыланган. Хуҗага сүз әйтергә куркалар, куып чыгарса кая барырбыз, диләр. Кызгандым инде үзләрен, без татарлар кунакчыл халык бит, яңа гына ремонтлаган бүлмәмнең түшәменнән яңгыр кебек су акканы да онытылды. “Яшәр урыныгыз булмаса, миңа килерсез”, - дидем. 

Мәүлидә ГАРИФУЛЛИНА, Казан.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading