16+

Музейда 3 самавыры гына 37 мең сумга сатып алынган

30 июня 2025, 12:01
261
0
0
Уку өчен 7 минут

Буалылар 18 нче гасырга ук имплант теш куйдырган?

Музейда 3 самавыры гына 37 мең сумга сатып алынган

Буалылар 18 нче гасырга ук имплант теш куйдырган?

Якын тирәдәгеләрне гаҗәпләндереп, туган җире – Буада музей ачасы килә аның.

Музеен да ачар
Экспонатларын инде туплаган. Озак еллар дәвамында беткән авыллар нигезендә эзләнә торгач, нинди генә байлыкка юлыкмаган, хәтта 18 гасырда ук имплант куелган теш казналыгына кадәр эләктереп кайткан. Монысына ышанырга да ышанмаска да белмәссең дигәндәй, әмма кулъяулыкка төреп сакланучы хәзинәне кулга алгач, имәнепләр китәсең: ярылып киткән казналыкта, чынлап та, теш аша чит җисем – имплант ише әйбер урнашкан. 
– Җирдән казып алгач, башта сыбызгы дип уйладым, – ди Гөлшат ханым Мөхтарова. Туган ягы – Буа шәһәрендә, гаилә бизнесы өлешенә кереп, үз көчләренә салган ике катлы бинаның бер бүлмәсен музейга әйләндергән ул. Берәү дә ярдәм итмәгән, һәр экспонатны маңгай тире түгеп, ерак чакрымнарны адымлам таптап, эзләнеп, әрсезләнеп юнәткәннәр. – Өйгә алып кайткач, кырып юдым, бер гасырдан артык җир астында яткан сөякнең кыяфәтен аңлыйсыздыр. Ачылып киткәч, шаккаттым! Тарихчылар өчен бер дигән хәзинә бу, әле мин аны музеема урнаштырырга да курыктым, алтын бөртегедәй төреп саклыйм.

Һәр төбәктә Кече Ватанын зурлап яшәүче шәхесләр була. Буалыларның бәхете ул Гөлшат апа. Лаеклы ялга чыккач, өендә тик кенә утырасы килмичә, тимер эзләүче махсус җайланма белән тирә-күрше авылларның кыр-басуларын аркылыга буйга гизәргә керешкән. 
– Ике бөртек кенә бала тапсам да, 50 яшемнән пенсионер мин, авыру әниемне карар өчен, эштән туктадым. Әтине җирләгәч, әни тиз сулды, кулга калды. Әнине соңгы юлга озаткач, өйдә һава җитми башлады миңа. Күңел айкалуы! Ирем Рәискә, бетне басып кайтыйк әле, дидем дә, чыгып киттек Тәтеш ягына. Юл буенда ялгыз чиркәү басып тора, диварлары гына исән, хәрәбә хәлендә, шуның тирәсенә тукталдык. Килеп төшкәч тә аяк астына карасам – тәре. Тарих ядкәре бит! Табылдыкны кулыма алдым да елап җибәрдем. Шул тирәдә эзләнеп йөри торгач, шактый нәрсә җыелды. Күңел дә үсеп китте. Икенче көнне тагын сәфәр кузгалдык. Икона таптым. Алып кайткан берсен юам, ялтыратам боларны, сарайга чыккан иске сандыкка салып куям. Өйгә кертергә шүрләтә, дин икенче, ярамас, дим үземчә. Шактый җыелгач, түзмәдем, чиркәүгә алып киттем. Аңлаттым, миндә кирәксез булып ятмасыннар, дидем, үзенеке кемнең дә үзәктә бит. Калдырып чыгуга акылның кирелеге җиңелде – елап җибәрдем. Алар тарих аһәңе – музей экспонаты буларак түр башыма кереп урнашырга хаклы иделәр! Менә шул көннән соң, бер генә табылдыкны да чит кулга биргәнем юк, һәммәсенең дә урыны шушы музейда, – ди әңгәмәдәшем. 
Ә монда ниләр генә юк! Витриналар шыплап тулган. Килеп күрү кирәк. Берәмләп санап тормыйм, шунысы тәгаен – музей бик бай, хәтта ишегалдында элеккеге елларда банкта акча саклаган сейф-сандыкка кадәр бар. 

Үпкәсе дә бар, саранлыгы да... 
Табылдык мал дигәне һәр кулга да иярми. Буа җирендә метал эзләгеч белән туфрак астына күмелгән дөнья байлыгын иснәнүчеләр шактый икән. Хәтта үз төркемнәре бар. Бер үк шөгыль белән җенләнүче дусларыннан аермалы буларак, Гөлшат ханымны акча кызыксындырмый, ягъни сату ягын карамый, киресенчә, максаты – эскпозиция эчтәлеген баету.  
– Бер көнне сеңлем Әби патша чорына караган борынгы бер тәңкәмне сорый. Тешне кысып булса да бирдем. Юк бит, бергә генә риза түгел икән, тагын кирәк. Йөрәгеңнең бер читен кисеп бир дисәләр – кызганмыйм, тик табылдыкларның җанымнан да кыйммәтрәк икәнлеге аңламыйлар! Кайчагында дус-туганнарга бераз үпкәлим дә. Таң күзеннән алып, караңгы төшкәнче басуларда таптанам, тырышасың, булдырасың дигән сүзне көтә күңел, ләкин әйтмиләр. Әйтерсең лә минем хезмәтемне күрмиләр. Алар өчен бәлки кызык та түгелдер, аңлыйм, үсендереп куйсалар тагын да канатланыр идем... Венера кызым терәк, Артур улым белән безне ул үсендерә, – ди Гөлшат ханым.
Ни гаҗәп, хирыслык дигәне күңеленә балачакта ук килеп керә. Җәйләрен коеп яңгыр яудымы, йорт алдыннан ермакланып аккан суга чыгып тыпырдаулары бүген дә исендә. Гөлшат ханым, чыгып тыпырдаган саен, тәңкә акчалар табып керә. Әнә шуларны кулъяулыгына төреп саклый ул. Хәтта кияүгә чыкканда да бирнәлекләре арасына яшерә. 

Кешесенә күрә табыла
– Чәчкаб авылы кызы мин. Әти сугышлар кичеп, кайткач күмәк хуҗалык рәисе булып эшләде. Күкрәге тулы 3 рәт медаль иде! 4 кыз балачактан эшләп үстек, тиресен дә түктек, алмагач төпләренә кадәр су ташып сиптек, яшелчәләрне әйтмим дә. 6 яшьтән шикәр чөгендере кырына сибелдек, җәйне дә күрмәдек, кара чутыр булып бетә идек. Мәктәптән соң апа янына киттем – Канашка, аның кебек мин дә финанс техникумын бетердем. Практика үтәргә кайткач ук, эшкә чакырганнар иде, диплом алгач, туры шунда юл тоттым. Яшьлек! Тәвәкәллек тә бөтен. Фатирга урнаштым. 5 кыз бергә яшәдек. Кичләрен капка төбенә чыгып утыра идек, көнбагыш ашыйбыз, җырлашабыз, дигәндәй. Берсендә яныбызга бер егет килеп утырды, аягында зур галош, лаштор-лоштыр сөйрәп йөри. Рәис! Кайсы йорттан чыкканын да күрми калдым. Аңа карадым да, шушы егет минем ирем булачак дидем. Интуиция! Шул кичне үк үбештек бит әй! Йөргән кызы да бар иде, аралары суынды. Тартып алмасам да, Рәиснең күңеле миңа авышты. Декабрь аенда язылашабыз дип гариза бирдек тә октябрь аенда ук вакытлыча торырга дип фатир эзли башладык. Таптык. Бер трактор утын кайтарттык, кибеттән диван сатып алып куйдык, кредитка! Телевизорыбыз булмаса да йорт башына антенна менгереп бастырдык. Мунчәли авылына килен булып төштем, Чүпрәлегә. Туйлап өйләнештек. Икенче көнне кияү мунчасы яктылар, чоланда чишенеп тә өлгермәдек, ләүкәсе ишелмәсенме!? Ярый оятлы булмадык, аны кызык ясар өчен дә шулай кыландырганнардыр инде. Фатирда иртәнгә чиләктәге су ката иде, шулай да бәхетле идек. 4 айдан бүлмә бирделәр, аңа кош тоткан кебек куандык. Аннары ике бүлмәле фатир ачкычын алдык, тагын да зурырагына күченгәндә монысына авылдан әниләрне алып килдек. Матур яшәдек без. 15 ел эшләгәч, мине яңа оешкан салым инспекциясенә күчерделәр. Тормыштан зарланырлык түгел, – ди әңгәмәдәшем. 

Мөмкинлек чыгып, заманында Буа шәһәрендә җир кишәрлеге сатып алганнар, анда исә зур гына бина торгызып, кафе ачып җибәргәннәр. Гаилә бизнесына керешүләре кемгә дә акча эшләргә өйрәтә. Моңа өстәп, тагын берничә кешене эшле итә әле. Дөрес, кафеның бүген элеккеге егәрлеге юк югын, аның бер канатын инде музей биләгән. 
– Әнидән соң бер бүлмәне музей иттем, экспонатлар сыймый башлагач, менә шушында алып килдем. Әле тагын бер бүлмәне басып алыр идем дә, нәфесемне чак тыеп торам. Рәхәт миңа шулай, арыганлыгымны да тоймыйча караңгы төшкәнче эзләнеп йөрим бит. Төн үзәгендә чакырсалар да чыгып йөгерер идем әле, иптәш кенә булсын. Якын-тирә районнарда без йөрмәгән кыр-болыннар калмады инде. Бөтен җирдә йөрергә дә ярамый, казырга рөхсәт булмаган җирләр бар. Күпчелек беткән авыллар нигезендә казынам мин. Урыс авыллары баерак, йөзек тә, тәңкә дә аларда табыла. Татар авыллары бигрәк ярлы, буш кул белән кайтып керәм. Каратун авылы борылышында, Казанга таба бер чүлмәк алтын тәңкәләр табылган иде заманында. Трактор сукалап киткән дә, артына борылып караса җир өсте сап-сары, ди. Төшеп җыйган бу, милициягә илтеп тапшырган. Бераздан ишеттек, шунда яткан тәңкәләрне кергән берсе ташый торгач, капчык эчендә сибелгән балчыклары гына утырып калган. Берничә елдан мин дә шул урынга ияләштем. Трактор сукалап киткәч тә барып кунам, юк дисәң дә 20-25 тәңкә табыла. Өч ел барганым юк әле, киләсе елга әйләнәсе булыр дип торам. Андый байлык ничә еллар дәвамында өскә калка, әйтик сукалаганда яны белән басып кала да күренми, йөзе белән ятканчы ничә ел үтәргә мөмкин, – ди Гөлшат ханым. 

Эзләү дигәне махсус җайланма ярдәмендә башкарыла. Заманында ул да 65 мең сум гына торган, бүген хаклары 100 мең сумнан артып китә, ди әңгәмәдәшем. 30-40 сантиметр тирәнлеккә кадәр эш итә икән. Метал эзләгечнең пипелдәгән тавышын тыңлап йөрү дә рәхәт ди Гөлшат ханым. 
– Рәисне дә өйрәтмәкче булам, теләми. Шәкүр карак хаклы, ат урламаган кеше белми лә ат урлауның тәмен, дигән ул. Мин дә аңа ияреп, Рәис, тәмен белмисең бит, димен. Үзе каршы да килми, сораган бер җиргә алып бара, ләкин эзләш дигәч, аяк та атламый. Артур улым үзем төсле! Ул да минем кебек тарих байлыгын эзләргә ярата, икәү чыгып китәбез, никләр караңгы төште икән дип сукрана-сукрана кайтып керәбез. Кыр түрендә йөргәндә, яныма бер машина килеп туктады берзаман, сүз әйтергә дә өлгермәдем, метал эзләгечемне тартып алды да китеп тә барды бу. Шактый киткәч, атып та калдырды... Төрле хәлләргә очрыйм, берсен дә Рәискә кайтып сөйләмим, юкса юлымны бикләр дим, – ди Гөлшат ханым. – Намаз арты саен шушы табылдыкларның хуҗаларына дога кылам, Аллаһыдан гафу сорыйм. Урлап алмасак та кешенеке бит барыбер. 

Музейда 3 самовары гына 37 мең сумга сатып алынган. Акчасы котырып торганга түгел, алмыйсыңмы, мин яңаларын җыям, боларын сатып җибәрәм дигәнгә генә Буа җирендәге әйбер Буада калсын дип акчага алыш-биреш иткәннәр. 
Җир кочагында яткан байлыкны эзләүдән тыш, күңелендә үз байлыгы да тулып ташый аның. Әллә ачудан, әллә үртәлүдән, иҗат иткән шигыренә Фирзәр Мортазин көй язмагач, үзе көйләр чыгарырга керешкән. 10 ахирәтен чакырып ансамбль төзегән. Авылларга йөреп чыгыш ясыйлар, күңел картаймасын, ди ул, хәрәкәт яклы, тарих ызанында әле шактый еллар кайнашырга ниятли. Каләме кулыннан төшми. Егәреннән, көченнән язмасын дип телик үзенә. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading