Ел башында ЖКХ тарифлары июльдән генә күтәреләчәк дип вәгъдә иттеләр. Шул рәвешле, 1 июльдән коммуналь хезмәтләргә түләүләр 6 процентка артачак. Газ һәм электр энергиясенә бәяләр бер генә тапкыр артса, калган хезмәтләр өчен түләүләр 1 сентябрьдән янә артыр дип көтелә.
ТР тарифлар буенча Дәүләт комитеты сайтындагы мәгълүматларына караганда, 1 июльдән газга 1 куб.метр өчен 4 сум 01 тиен түләячәкбез (хәзергә әле 3 сум 49 тиен). Электр энергиясенә түләүләр, 14 тиенгә артып, 1 кВт/сәг. 2 сум 57 тиенгә тигез булачак. Авылда яшәүчеләр исә электр энергиясе өчен 1кВт/сәг. кә 1 сум 80 тиен түләячәк. Республика буенча салкын суга бәяләр 1 июльдән - 18 сум 80 тиен, ә 1 сентябрьдән 19 сум 36 тиен булачак (куб.метры). Суларны бүлүгә исә 1 июльдән - 12 сум 99 тиен, 1 сентябрьдән 13 сум 65 тиен (куб.метрга) түлисе була. Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү өчен тарифлар - 75 сум 05 тиен (куб. метры). ОАО «Таттеплосбыт» кулланучылары җылылык өчен түбәндәге тарифлар буенча түләячәк:
- халык өчен, 1 июльдән 600 сум 38 тиен, 1 сентябрьдән 630 сум 40 тиен (бер гигакалориягә).
Җылылык энергиясенә тарифлар:
1 июльдән ул республика буенча 1339 сум да 98 тиен булачак. 1 сентябрьдән исә 1393 сум 27 тиенгә тигезләшәчәк (бер гигакалориягә).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар