Узган якшәмбедә башкалада Африка һәм Азия илләре студентларына кадәр чаңгыда табигать кочагына чыкты. Казанлыларны инде әйткән дә юк.
«Россия чаңгы юллары - 2015» массакүләм чаңгыда шуу акциясе кузгатты халыкны. Татарстанның спорт һәм яшьләр эшләре буенча министры Владимир Леонов әйткәнчә, республикада шушы спорт чараларында 150 мең кеше катнашкан.
Шәһәр башкарма комитетының спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев: «Урман аръягы бистәсендәге, Бертуган Касыймовлар урамындагы һәм Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыктагы чаңгы юлларына 20 меңнән артык кеше җыелды. Урман аръягы бистәсендәге узышларда көч сынашкан иң өлкән чаңгычы 87 яшьлек Әхмәт Сираҗиев иде. Ул чаңгыда узышуларда 17 мәртәбә дөнья чемпионы. Иң яшь чаңгычы- өч яшьлек Камил Галәветдинов. Гаиләләр арасында Совет районыннан Кәримовлар җиңде», - диде.
Дамир Бәдриев фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар