16+

Акча күчте, килеп ал!

Кырыгалдарлар аркасында банк карталарыннан акчаларын урлатканнарга банк аларны кире кайтарачак. 1 гыйнвардан кергән «Федераль түләү системасы турында»гы яңа закон карта хуҗасының хисаптагы акчасының саклануын хәзер банк җилкәсенә аударды.

Шунысы да бар: акча үз гаебегез аркасында югалган булса, анысы өчен сез җавап бирәчәксез. Банк урланган акчаларны кире кайтарсын өчен исә билгеле бер кагыйдәләрне үтәү дә җитә: пластик картагыздагы мәгълүматларны шикле сайтларга куймаска, картага пин-кодны язмаска һәм аны өченче бер кешегә бирмәскә.
1 гыйнвардан тагын бер яңалык гамәлгә керде: банк үз клиентларына банк картасы аша башкарылган барлык операцияләр турында да хәбәр итеп торачак, ягъни ул смс җибәреп торырга тиеш була. Элек мондый хезмәт акчага гына башкарылса, хәзер түләүсез булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading