2013 елда Казанда узачак студентларның халыкара җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларында Казансу аша Кремль күпере төзелеше бара, аның проекты бәясе - 3,6 миллиард сум. Төзелеш эшләрен «Энергомост ИНТ групп» акционерлык җәмгыяте башкара.
Тарихка күз салсак, Кремль янәшәсендә 1890 елда Кизическая дамбасы өелә. Бу эшләргә корылыктан зыян күреп, шәһәргә «җан асрарга» дип агылган авыл халкы җәлеп ителгән. Дамбага атама Казансуның уң ягындагы бистәдәге Кизический монастырьга бәйле рәвештә бирелгән. Куйбышев гидростанциясе төзелеше сәбәпле, 1953-1964 елларда дамбалар һәм инженерлык саклау корылмалары кабаттан эшләнә. Кизическая дамбасы атамасы Ленин дамбасына үзгәртелә. Ленин дамбасында 1957 елда ачылган күпер инде физик яктан искергән. Яңа төзелә торган корылма янәшә торган яссы ике күпердән гыйбарәт булачак. Дамба 46 метрга кадәр киңәйтелә, хәзергесе - 19,6 метр. Кремль ягында күпер ике катлы итеп корыла, Батурин урамы юлының бер тармагы күпер астыннан китә. Төзелешләрнең төп өлешен быелның ахырына, иң озагы, 2013 елның башында тәмамлау бурычы йөкләнгән. Иске күпер сүтеп алыначак. Казансуның уң як ярындагы төзелеш эшләре белән танышканда, мэр Илсур Метшин Кремль дамбасына (Ленин дамбасы) йөзмә күпер куеп тору мәсьәләсе дә өйрәнелүен әйтте. Шәһәр башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Юрий Петренко: «Кремль күпере - бик катлаулы төзелеш. Биредә технология таләпләрен катгый үтәү зарур. Март аеннан эшләр колачы киңәйтеләчәк. Ә инде апрель-июль айларында күпердә транспорт хәрәкәте гомумән туктатылачак. Киров дамбасыннан яки Миллениум күпереннән йөреп торырга туры киләчәк. Кремль күпере тулысынча 2013 елның май аенда файдалануга тапшырылачак», - дип аңлатма бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар