Артты, тагын артачак...
Август аенда татарстанлылар яңа тарифлар буенча исәпләнгән счет-фактураларны кулга алачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Август аенда татарстанлылар яңа тарифлар буенча исәпләнгән счет-фактураларны кулга алачак.
«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов әйтүенчә, республикада торак-коммуналь хезмәтләр буенча тарифлар 6 проценттан артмаячак.
Тарифларның икенче яртыеллыкта үзгәреше федераль дәрәҗәдә хәл ителгән мәсьәлә. Тарифларны көйләүнең быелгы үзенчәлеге аның инфляция темпларына туры килүендә. Үсешнең беренче өлеше 1 июльгә каралган, икенче өлеше исә 1 сентябрьгә туры киләчәк. Гомумән алганда, торак хезмәтләре буенча тарифлар 4 процентка артачак, бу узган елгыдан шактый ким.
Белгәнебезчә, хәзер торак хезмәтләре һәм коммуналь хезмәтләр счет-фактурада аерым күрсәтелә башлады. «Күпләр бу тарифларның бер-берсеннән нәрсә белән аерылганын аңламыйлар. Тарифлар үзгәреше шартларында аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, халыкка мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә, яктыртырга кирәк», - дип белдерде А.Фролов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмыш
«Кызыбыз үсә төшкәч, алсу төстәге кармак алып бирәм», дип хыялланды...»
-
#Кыскача яңалыклар
Туберкулездан яңа Россия вакцинасын куллана башларга мөмкиннәр
-
#Шоу-бизнес
Җырчы Айдар Галимов: “Бер тапкыр әнине алдадым”
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов май-июнь өчен Россия төбәкләре башлыклары рейтингын җитәкләгән
-
#Дин
Ислам дөньясы Яңа елны каршылый
Комментарийлар