16+

Ашаганың кургаш булмасын, яки иң сыйфатлы товар – базарда?!

Кайвакыт кибет киш­тәләрендә, базарда сатыла торган азык-төлекнең сыйфаты шик тудыра. Яңа гына сатып алган, тупырдап торган тавыгың өйгә кайтып җиткәнче эреп коры сөяккә калса, сөт берәр ай әчемәсә, шикләнми кая барасың?!

Ашаганың кургаш булмасын, яки иң сыйфатлы товар – базарда?!

Кайвакыт кибет киш­тәләрендә, базарда сатыла торган азык-төлекнең сыйфаты шик тудыра. Яңа гына сатып алган, тупырдап торган тавыгың өйгә кайтып җиткәнче эреп коры сөяккә калса, сөт берәр ай әчемәсә, шикләнми кая барасың?!

Колхоз базары үрә катты

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенә көн саен ризасызлык белдергән әнә шундый хатлар килә. Алар исә Татар төбәкара ветеринария лабораториясе белән берлектә, һәр хатны тикшереп, проблеманы җентекләп өйрәнә. Бу юлы күзәтү Казанның Үзәк колхоз базарында булды.
Гадәттә, сатып алучылар киштәләрдә матур итеп тезелгән товарны гына күрә. Бу көнне без Колхоз базарын бөтенләй башка яктан ачтык. Биредә азык-төлекнең иң беренче ноктасы - ветеринария тикшеренү лабораториясе. Чит кешеләргә бикле булган зур тимер ишекне ачып керүгә, ашказанын каезлап алырдай чи ит исе борынга бәрелде. Бер бүлмәдә зур имән бүкәннәрдә ит бүләләр иде. Аңа каршы лаборатория урнашкан. Көтелмәгән кунаклар килүгә базар да, лаборатория хезмәткәрләре дә үрә торып басты.
- Мин беркайчан да лабораториягә дә, базарда, кибеттә эшләүчеләргә дә килгәнебезне алдан әйтеп куймыйм. Планнан тыш тикшерү көтелмәгән булырга тиеш, - дип елмайды Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенең Дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Идрис Гатин.



Базарга ит, гадәттә, Чувашия Республикасыннан кайтартыла. Ә менә бал, сөт ризыклары, тавык ите үзебезнеке. Алар Югары Ослан, Лаеш, Питрәч, Биектау районнарыннан. Тиешле документларны алып, сәүдә рәтләре буена чыгып киттек.

«Зинһар, таламагыз! Болай да «выручка» юк»

Тана ите сатучы ирле-хатынлы фермерлар Идрис Гатин белән инде күптән таныш икән. Лабораториягә никадәр ит кирәк, шуның кадәр үлчәп бирделәр.
- Көн саен тикшерсәгез дә, бер сүзебез юк. Быел икенче тапкыр тикшерәләр инде, - диде сатучы ханым.

Ләкин дуңгыз итен сатучы гына андый юмарт булып чыкмады.
- Сез алырсыз, ә миңа кем акчасын түләр? Нигә шулкадәр күп аласыз? - дип, ит кисәкләрен йөрәгеннән өзгәндәй бирде. Бу аңлашыла да - сатучыларның ипие бит ул. Инспектор чираттагы зур ит кисәген пакетына салгач, үземнең дә йөрәк сыкрап куйды.
- Идрис абый, нигә шулкадәр күп аласыз? - дип сорадым, ирексездән. (Мин бит кинолардан экспертизаны бер бөртек чәчтән дә ясап була дип күрергә өйрәнгән).
- Пробалар 500 граммнан да кимрәк булырга тиеш түгел, гадәттә, без берәр килограмм алабыз. Аны бит берничә күрсәткеч буенча тикшерергә кирәк. Әле итнең сөяге була, ә тикшерү өчен бары тик мускулы гына ярый, - диде Идрис Гатин.



Ит сату ноктасыннан 1-2 килограмм тавык түшкәсе, муенын, ботын, канатларын алдык. Түшкәдә калмаган зарарлы матдәләр ботында табылырга мөмкин икән. Сәүдә ноктасында өч елга якын сату иткән Гөлназ Ишморатова мондый төр тикшеренүләргә күнегеп беткән инде.
- Узган елны да көз көне тикшергәннәр иде. Ярминкә вакытында атна саен документларны карап чыгалар. Сез алган итләрне хуҗага «ветеринарка» дип язып бирәбез. Үз товарыңны намус белән сату өчен аның сыйфатына ышанырга кирәк. Шуңа да мондый тикшерүләргә уңай карыйм, - диде сатучы.

Базарга, гадәттә, гел бер төрле кешеләр килә. Ирина Фурзина да даими сатып алучыларның берсе.
- Гел шушы базарга киләм. Гадәттә, дуңгыз һәм тана ите алам. Бернинди зарым да юк. Ит чиста, тәмле, - диде ул.
Сөт ризыклары сату ноктасында да инспекторыбыз ике пакет сөт алырга үрелгән иде:
- Берәү җитә инде, абый. Зинһар, таламагыз! Болай да «выручка» юк, - дип йөрәген тотты сатучы Гөлшат Нуретдинова.

Гөлшат апа бер елга якын эшли икән инде. Сатып алучылар да ярата үзен.
- Бик уңган хатын, сөт ризыкларын гел шуннан гына алабыз. Каймак, май, басылган токмачы, чәк-чәге бик тәмле, - дип мактарга кереште аны 85 яшьлек Сөембикә Хәлитова белән 75 яшьлек Сәлимә Галимова.

Сөттән соң чиратта - бал. Шул ук Арча районында 50 баш умарта тоткан Ирина Гаевская без килүгә бер дә аптырамады. Инде 40 елга якын бал корты тота аларның гаиләсе, базарга чыкканнарына да 26 ел икән. Фотографыбыз Илдар Мөхәммәтҗанов үзеннән юри генә Кытай балы сораган иде:


- Нинди Кытай балы булсын ди бездә?! Моннан 4-5 ел элек республикада умартачылык әле җәелеп китмәгән вакытта, бәлки, кондитер фабрикалары чәк-чәк пешерү өчен куллангандыр, ләкин хәзер алар да сыйфатсыз балдан баш тартты. «Бәхетле», мәсәлән, бары тик республика районнарыннан китерелгән бал гына куллана, - дип тезеп китте сатучы.

Иң сыйфатлы товар - базарда

Җитештерүче сыйфатсыз товар сатуда тотылса, административ җаваплылыкка тартыла. Документлары дөрес булмаган физик затларга - 500-1000 сум, урындагы затларга 3-5 мең сум штраф каралган. Азык-төлек техник регламентка туры килмәсә, физик затлар - 10-20 мең, урындагы затлар 20-40 мең сум акчадан «колак кага». Шуңа өстәп, җитештерүче сатуга чыгачак товарын ун партия рәттән лабораториядә тикшертергә тиеш.

Җитештерүченең хилафлыгы район башлыгы һәм ветеринария хезмәтенә дә җиткерелә.
- Иң күп зар - сөт-май һәм ит продукциясенә. Соңгы тугыз ай эчендә генә дә 30га якын гариза килде. Умартаны кагыйдәләренә туры китереп асрамаучылар, тиешсез урынга тирес, үләксә ташлаучылар да безнең карамакта. Кайвакыт сату нокталары күршеләреннән зарлана. Үзегез беләсез, конкуренция чоры. Ни генә дисәләр дә, иң ышанычлы товар - кибет белән базарда. Аларда контроль бар. Ә менә өй янына килеп сатучыларның продукциясе шик тудыра, - диде Идрис Гатин.



Авылда таныш-белешләрдән дә курыкмыйча ит алып була, ди инспектор.
- Авыл җирлегендә мөгезле эре терлек һәрвакыт күзәтү астында. Ветеринар малларга авыруларга каршы прививка ясап тора. Өйдә мал тотып аны сату дөрес түгел дисәк, без авылларны бетерәчәкбез. Авыл халкы шуның белән яши бит, - диде ул.

Азык-төлек «код» белән генә керә

Базар ветеринария үзәге товар сыйфатын өч-дүрт күрсәткеч буенча гына тикшерә алса, Россельхознадзор идарәсе аларны тирәнтен тикшерү өчен Татар төбәкара ветеринария лабораториясенә тапшыра. Биредә товарның техник регламентына туры килүен 12-14 күрсәткеч буенча җентекләп өйрәнәләр. Лаборатория Татарстан, Удмуртия, Мари Эл, Чувашия республикалары, Киров, Ульяновск өлкәсе өчен бәйсез экспертизалар ясый.
Төбәкара лабораториянең 30 еллык тарихы бар. Элек ул бары тик кошчылык юнәлешендә генә эшләсә, хәзер безнең табындагы ризыкның сыйфатын токсикология, биохимия, микробиология кебек күрсәткечләр буенча да тикшерә. Катлаулы техника, белгечләр генә аңларлык терминнар һәм бик каты чисталык хөкем сөрә монда.

- Шәхси кызыксыну булмасын өчен, без «проба»ларны бары тик шифрланган пакетта гына кабул итәбез. Тикшеренү узгач, нәтиҗәне «Веста» дигән программага кертәбез. Бары тик шунда гына азык-төлекнең нинди оешма җитештергәне, кайсы сәүдә ноктасыннан алынганы билгеле була, - дип таныштыр­ды лаборатория эшчәнлеге белән аның директоры Рәис Кәримов.

Сөт ризыклары, ит кеше өчен куркыныч булган тутыя (цинк), терекөмеш, кургаш кебек авыр металларга һәм антибиотикларга тикшерелә. Хәтта хәләл иттән әзерләнгән азык-төлектә дуңгыз ДНКсы булу-булмавы ачыклана монда. Лаборатория хезмәткәрләренең үткер күзеннән бер генә сыйфатсыз ризык та үтми.



- Җитештерүче гаебе булмаса да, авыр металлар мал азыгы аша керергә мөмкин. Мәсәлән, көтү вакытында сыер юл кырыенда үскән үлән ашаса, аның канында һәм сөтендә кургаш булачак. Кайбер җитештерүчеләр, мал, кош-корт тизрәк җитлексен өчен, антибиотик куллана. Мондый ит куллану кеше эчәклегендә нормаль микрофлораны бозып кына калмый, башка авыруларга каршы тора алуын киметә, - диде лабораториянең директор урынбасары Айдар Садриев.

Без алып килгән барлык азык-төлек тә сыйфатлы булып чыкты. Колхоз базарына курыкмыйча бара аласыз.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading