Ашыгыч ярдәм мотоциклга утырды
Казан урамнарында мотобайкларда җилдерүче ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен күрсәгез, гаҗәпләнеп калмагыз. Башкаланың ашыгыч медицина ярдәме станциясенә ике Suzuki мотобайкы кайткан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казан урамнарында мотобайкларда җилдерүче ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен күрсәгез, гаҗәпләнеп калмагыз. Башкаланың ашыгыч медицина ярдәме станциясенә ике Suzuki мотобайкы кайткан.
Руль артына әлеге транспортны йөртү тәҗрибәсе булган шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре утырган. Кыскасы, аларга хобби белән эшне берләштерергә мөмкинлек туган. Бу турыда Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясенең баш табибы Айдар Фатыйхов «Татар-информ» агентлыгына җиткергән. Һәр мотобайкның 3 кейсы бар. Аларга дефибриллятор, кислород баллоны, кислород битлеге, медикаментлар белән сумка, глюкометр, тонометр һәм башка кирәкле җиһазлар урнаштырылган.
Мотоцикллар чакырулар буенча инде йөри дә башлаган. Шул рәвешле аларга узган атнада юл һәлакәте булган урынга барырга туры килгән. Ашыгыч ярдәм бригадасы килеп җиткәнче, мотоциклдагы фельдшер, зыян күрүчене карап чыгып, тиешле ярдәмне күрсәтергә дә өлгергән. Ашыгыч ярдәм бригадасына исә зыян күрүчене хастаханәгә алып барып җиткерәсе генә калган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Өченче баласын тапкан Рамилә Хәйретдинованың апасы: “Әле бит киченнән генә туй үткәреп кайттылар!”
-
#Язмыш
Бер гаилә тарихы: «Иреннән качып кына оныгын карарга йөрде»
-
#Кыскача яңалыклар
Россиядә машина йөртүчеләр өчен штраф күләмен арттырачаклар
-
#Кыскача яңалыклар
Европа илләре кайбер Россия чит ил паспортларын тыя башлады
-
#Кыскача яңалыклар
Мәскәүдә яшәүче бер мәктәп укучысы БДИда 400 балл җыйган
Комментарийлар