16+

Атлас абый руль бора, үзен хатыны «бора»

Үзенең машинасын мактамаган, аның кимчелекле якларын ачып салган бер генә кешене булса да күрсәтегез әле миңа. Юк ул андый кеше, булса да, үз туганың яки бик яхшы танышың гына булырга мөмкин. Керпегә дә үз баласы иң йомшагы булган кебек, һәркемгә үз машинасы иң әйбәте, моторлы арбаны һәркайсы дөрес итеп «сайлый...

Атлас абый руль бора, үзен хатыны «бора»

Үзенең машинасын мактамаган, аның кимчелекле якларын ачып салган бер генә кешене булса да күрсәтегез әле миңа. Юк ул андый кеше, булса да, үз туганың яки бик яхшы танышың гына булырга мөмкин. Керпегә дә үз баласы иң йомшагы булган кебек, һәркемгә үз машинасы иң әйбәте, моторлы арбаны һәркайсы дөрес итеп «сайлый...

Күптән түгел генә Атлас абыйның «Тойота Королла»сына утырып барган идем. Казанда туып үскән, гомер буе диярлек автомобильләр арасында кайнашкан бу кеше 30 елдан артык руль бора икән. Машиналарның ниндиләрендә йөрмәгән дә, нәрсәләр генә күрмәгән. Ул юл буе үзенең машинасыннан зарланып барды.
- «Копейка»дан башлаган идем мин. Ул заманда аңардан да яхшы машина юк иде, - дип сөйләп китте Атлас абый. - Элек машиналарның бәясе аларның сыйфатына туры килсә, бүген алай түгел. Кайсы гына машинаны алма, безнекеме ул, чит илнекеме - кыйммәт алар. Сыйфат ягыннан караганда, бер генә машина да бәясе ягыннан үз-үзен акламый. Менә бу «Тойота»ны ике ел элек 700 меңгә алдым. Яхшы машина, ләкин ул мондый бәя торырга тиеш түгел.
Атлас абыйның сүзләренчә, чит ил машинасы, дип, теләсә кайсына ябырылырга кирәкми. «Тойота»ны японнар җыя. Анда, билгеле булганча, машиналар уң як рульле. Ә Россиягә сатар өчен аны үзгәртеп ясыйлар. Ә үзгәртелгән әйбер - ул инде база моделе түгел, әүвәлге варианттан нык аерыла», - ди автобелгеч.
Без машиналар турында гәп куертып йөргән көнне яңгырлы иде.
- Әнә, юлдагы күлдәвекләрдән чыкканда, су тавышы салонда да ишетелә. Чөнки аның изоляциясе начар. Бервакыт, яңгыр яуганда, салондагы плафон төбеннән су тама башлады. Кузовта тишек юк, ә кайдан керә ул су? Яңгыр яуганда түбәсеннән тамчы тама торган машина өчен җиде йөз мең күбрәк түгелме, ничек уйлыйсың? - дип, Атлас абый машинасының кимчелекләрен санавын дәвам итте. - Салон эче артык киң. Гадәттә, күп кеше, эче иркен, рәхәтләнеп утырып барасың, дип сөйли, тик ул пассажир өчен генә җайлы. Менә мин һәркөнне диярлек ерак юлга йөрим, бишәр-алтышар сәгать кул рульгә тотынган килеш асылынып бара. Бераз таррак булса, сул терсәк белән ишеккә таянып йөреп булыр иде.
Моңарчы ул «Форд Фокус»та йөргән. Биек, җайлы, көне буе йөрсәң дә арытмый, ди Атлас абый. «Менә моны сатам да тагын шул «Форд»ны алырмын, мөгаен. Кайберәүләр үтереп мактый бу «Тойота»ны. Чөнки аларның башкасында йөргәннәре юк. «Жигули»дан соң, бөтен чит ил машинасы яхшы кебек тоела, әмма аларның да төрлесе бар».
Дөресен әйтим, мине бу зар туйдырган иде бераз (машинам «Тойота» булмаса да). Әле ярый юлда тизлекне яздырып торучы «күке» очрап, Атлас абый башка темага күчте.
- Менә бу «күке»ләрнең ни файдасы бар? Ни өчен юл һәлакәтләре көндез күбрәк була? Чөнки менә шушы «күке»ләрне күргәч, машиналар тизлекләрен киметә, ә аның яныннан узып киткәч, ул, югалткан вакытын кайтару өчен, элеккегедән дә югарырак тизлек белән бара. Нәтиҗәдә, төрле бәхетсезлекләр килеп чыга. ЮХИДИ хезмәткәрләрен күргәч тә кайбер кеше югалып кала, дулкынлана. Бу да яхшы түгел. Элек тизлек яздыру җайланмалары юк иде, хәзер аңа карап кына һәлакәтләр саны кимемәде.
Кызыклы әңгәмәдәш белән юл да кыскара икән. Атлас абыйның «күке»ләр темасына сөйләр сүзләре күп иде, ахры әле, тик без кайтып җиткән идек шул инде. Начар «Тойота» белән тиз кайтылды үзе. Атлас абыйдан: «Ошамагач, нигә мондый машина алдың соң?» - дип сораган идем: «Хатын сүзен тыңладым, аңа кирәкте «затлы» машина, - дип җавап бирде Атлас абый. - Аңа кунакка йөрергә кирәк, ә рулен миңа борасы». Менә шулай, Атлас абый руль борса, үзен хатыны «бора» икән. Хатын сүзен тыңлап «Тойота»да «җәфаланып» йөрүчеләрне жәлләп тә куйдым әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading