16+

Балаларны бер генә көн яклап булмый

1 июнь әллә ничә бәйрәм бергә туры килгән көн: табигатьтә чәчәкле җәй, мәктәпләрдә каникуллар башлану, балаларны Халыкара яклау көне...

Балаларны бер генә көн яклап  булмый

1 июнь әллә ничә бәйрәм бергә туры килгән көн: табигатьтә чәчәкле җәй, мәктәпләрдә каникуллар башлану, балаларны Халыкара яклау көне...

Шуңа күрә дә Казаныбызның күп яу-даулар күргән чал кирмәне бүген балачак иленең мәркәзенә әйләнде. Бу көнне биредә
«Без Кремльне яратабыз» дигән балалар фестивале узды.

Мәктәп яны лагерьларында ял итүче, әти-әниләре, әби-бабайлары белән килгән эреле-ваклы балалар да аллы-гөлле чәчәкләрне хәтерләтеп, тоташ агым булып Казан Кремле мәйданнарын тутырды. Анда аларны берсеннән-берсе кызыклы мәйданчыклар, ярыш-бәйгеләр көтә иде. Һәркем җаны теләгән шөгыль таба ала иде монда. Китап укырга, шигырь сөйләргә яратучылар өчен, "Әдәби ишегалды" эшләде. Китапка мәхәббәт уяту максатыннан шәһәр мәдәният идарәсе һәм Татарстан Язучылар берлеге белән бергәләп оештырган бу чара менә ничә ел рәттән инде серле китап иленә сәяхәт иттерә. Малайлар-кызлар үз яшьтәшләренең чыгышларын да, танылган авторларны да алкышлап тыңладылар. Ә инде чиккән түбәтәй кигән, әле өч кенә яшьлек Арыслан Сибгатуллинның Тукайның "Туган тел" шигырен сөйләве һәркемдә соклану уятты.

Җәнлекләр яраткан балалар өчен зоопарк та үзе бирегә килде. Яшь артистлар, яшь экологларның һәркайсына үзләренең осталыкларын күрсәтергә җай чыкты.
Игелек кылырга теләүчеләр "Бала тормышын сакларга ярдәм ит!" дигән акиядә катнашты. Җыелган акча йөрәк авыруыннан интегүче нәни Матвей Полященконы дәвалау өчен тотылачак.

"Без барыбыз да балачак иленнән", - дигән Антуан дэ Сент- Экзюпери. Димәк, бу бәйрәм бөтен кешелек бәйрәме. Бер көн белән генә бетмәскә, ел буена сузылырга да тиеш әле ул. Балаларны бер генә көн яклап булмый бит!

ФОТОРЕПОРТАЖ


Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading