16+

Башкала хатын-кызлары биек үкчәле туфли киюдән мәхрүм

Мэр Илсур Метшин Ямашев проспектында җәяүлеләр өчен төзелгән җир асты юл кичүләренең торышын кискен тәнкыйтьләде.

Башкала хатын-кызлары биек үкчәле туфли киюдән мәхрүм

Мэр Илсур Метшин Ямашев проспектында җәяүлеләр өчен төзелгән җир асты юл кичүләренең торышын кискен тәнкыйтьләде.

Ямашев проспектында Химиклар мәдәният сарае янәшәсендә, Короленко, Мусин, Әмирхан, Адоратский, Гаврилов урамнары белән киселешләрдә җир асты юл кичүләре сафка басты. Ләкин аларның әлегә Ямашев проспекты - Әмирхан урамы киселешендәгесе генә муниципаль карамакта. Мэр Илсур Метшин 14 августта Казандагы урамнар юлларына үткәрелүче капиталь төзекләндерү эшләренең барышын карады. Казанлылар Адоратский урамындагы кичүнең караңгы һәм пычрак булуыннан зарландылар. Мусин урамы турысындагы кичүдә дә пычраклык хөкем сөрә. Диварлар буяу белән сызгаланган, идәннәрдә һәм баскычларда чүп-чар. Әмирхан урамындагы җир асты кичүен һәр иртәдә яхшылап җыештыралар җыештыруын, әмма биредә яңгыр яуса, тездән су баса. Кызганыч, корылмаларны ашык-пошык төзү сыйфат мәсьәләсенә суга. «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе тарафыннан төзелгән җир асты кичүендәге кимчелекләр май аенда ук бетерелергә тиеш иде. Шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә мэр биргән күрсәтмә һаман үтәлми. «Стройхимсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тарафыннан Адоратский урамы турысында төзелгән кичүнең баскычлары тирәләрендәге җимереклек Илсур Метшинда кискен канәгатьсезлек тудырды. «Кичүләр ачылганга инде бер ел, ә кешеләр һаман ком һәм вак таш өстеннән йөрергә мәҗбүр. Нигә эшләмисез?» - дип мөрәҗәгать итте ул подрядчы оешма вәкилләренә. Тегеләр аңлатма биргәнчә, асфальт түшәү эшләрен видео күзәтү кабеле сузылмау тоткарлый икән. Мэр Илсур Метшин: «Бер кабель сузу өчен шушының кадәр зур эш мәйданы кирәкме?! Тоткарлык бар икән, аз гына урын калдырыгыз, төп өлешне тиешенчә эшләгез. Алайса, башкала хатын-кызлары биек үкчәле туфли киюдән мәхрүм булып чыга түгелме соң? Болай ярамый лабаса! Сез уңай башлангычларны тиешенчә эшләп бетермичә, тәнкыйтьләүгә генә түгел, казанлыларның ризасызлыгы чигенә җиткерәсез», - дип кимчелекләрне тиз арада бетерергә кушты.
Казанда 72 урамда юл төзү-төзекләндерү эшләре баруын исәпкә алсак, быел биек үкчәле туфлиләрне киеп тормау хәерле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading