16+

Башкалада быел 19 мәктәп төзекләндереләчәк

Казанда утыз елдан "өлкәнрәк" булган 132 мәктәп капиталь төзекләндерү исемлегенә кертелгән.

Башкалада быел 19 мәктәп төзекләндереләчәк

Казанда утыз елдан "өлкәнрәк" булган 132 мәктәп капиталь төзекләндерү исемлегенә кертелгән.

"Эшлекле дүшәмбе" ки­ңәшмәсендә шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин чыгышында әй­телгәнчә, республика программасы кысаларында узган ел башкаладагы 44 мәктәпкә "икенче гомер" бүләк ител­гән инде. Быел янә 19 мәктәп капиталь төзекләндереләчәк, әлеге максатларга республика бюджетыннан 483 миллион сум акча күчерелгән. Эшләрне узган елларда торак фондны төзекләндерүдә үзен уңай яктан таныткан "Ремонтстройсервис +" предприятиесе башкарачак.
Киров районындагы 15 нче гимназия (Кече Мәскәү ур., 12) һәм Вахитов районындагы 3 нче гимназия (Горький ур., 16/7) мәдәни мирас һәйкәлләре булып санала. 1867 елда төзелгән 15 нче гимназия бинасында элек Пономарев хатын-кызлар гимназиясе эшләгән. Заманында Д.И.Мозолевский - И.П.Умов - Е.А.Вагнер - Н.Ф.Грибовский милке бул­ган 3 нче гимназия бинасы архитектор Тихомиров проектына нигезләнеп, әле 1856 елда ук сафка бастырылган. "Мәктәп биналарының тү­бәләре, инженерлык челтәрләре һәм җиһазлары, ишек­ләр, бәдрәфләр, җылылык һәм электр үткәргечләр яңартыла. Быелдан башлап тө­зекләндерү исемлегенә диварның алгы ягы (фасад) да кертелде", - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Совет районындагы 79 нчы мәктәп (Р.Зорге ур., 1а) белән хәл катлаулырак. Бинаның дивары һәм нигезе ярылган. Инженерлык-геология тикшерүләре һәм проект-смета документлары әзерләү өчен, өстәмә рәвештә 300 мең сум акча зарур. Киров районындагы 15 нче гимназиянең дә дивары үтәли ярылган, нигезе авышкан. Бу гаҗәп тә түгел, 1876 елда ук төзелгән бина бит ул. Монысы өчен 284 сум өстәмә чыганак кирәк.
Мэр Илсур Метшин: "Мәктәп биналарын төзекләндерүне дәүләт күтәрә. Әмма эш колачы билге­ләнгән финанс чыганакларыннан күб­рәк. Шәһәр Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары, эшкуарлар һәм ата-аналар үз теләкләре белән мәк­тәп­ләрне төзекләндерүгә акчалата ярдәм күрсәтсеннәр иде", - дип белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading