16+

«Бер мең төп белән генә чикләнмибез»

Казанда узган ел, «Яшел рекорд» проекты кысаларында, 48 мең төп агач утыртылган иде. Бу көздә башкаладагы яшеллек янә 40 мең төп агачка артачак.

«Бер мең төп белән генә чикләнмибез»

Казанда узган ел, «Яшел рекорд» проекты кысаларында, 48 мең төп агач утыртылган иде. Бу көздә башкаладагы яшеллек янә 40 мең төп агачка артачак.

«Нэфис Косметикс» - ачык акционерлык җәмгыяте шушы чараларда иң актив катнашучы предприятиеләрнең берсе. Коллектив әгъзалары Һади Такташ урамында 150 төп агач утыртырга өлгергән инде. «Химиклар»ның өмәсенә Такташ урамындагы йортларда яшәүчеләр дә үз ихтиярлары белән килеп кушылган. Акционерлык җәмгыятенең ашханәсендә пешерелгән тәмле күмәчләр ашап, чәйләр эчеп, тирләп-пешеп эшләгәннәр.
- Продукция җитештерү вакытында чыккан авыр исләрне бетерүгә ирештек. Хәзер Казанның яшел калканын ныгытуга үз өлешебезне кертәбез. Вахитов һәм Идел буе районнарында 1 мең төп агач утыртачакбыз. Әлбәттә, аның белән генә чикләнеп калмаячакбыз. «Яшел рекорд» проектын ихластан хуплыйм. Химия өлкәсенә караган предприятие булганлыктан, чиста һава белән тәэмин итүне казанлылар алдындагы бурычыбыз саныйбыз, - диде «Нэфис» компанияләр төркеменең генераль директоры Дмитрий Хайбуллин.
* * *
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә хәбәр ителгәнчә, Казанда бер атна эчендә 4 мең төп агач утыртылган. Бу көздә утыртылган агачларның саны 23 мең 500гә җиткән. 26 октябрьдә Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе Рафис Корбан башлангычы белән, язучылар Сибгат Хәким урамына 50 төп юкә агачы утыртты. Өмәдә фронтовик әдип Сибгат Хәкимнең улы Рафаэль Хәким дә катнашты.
Мэр Илсур Метшин: «Быел 50 мең төп агач утырту планын, һичшиксез, үтәргә кирәк. «Нэфис Косметикс» ачык акционерлык җәмгыятенең матур үрнәгенә «Татэнерго» һәм «Элекон» предприятиеләре дә кушылды. Алар да агачлар утыртырга теләк белдерделәр. «Яшел рекорд» проектына башка предприятиеләр дә кушылсын иде», - диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading