Моннан алты ел элек Рөстәм Миңнеханов бөтен стандартларга туры килгән Халыкара мәктәп төзергә кирәк диде. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин фикеренчә, мәктәп республикага бөтендөнья белгечләрен җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк.
- Элек югары дәрәҗәдәге белгечләр, балалар өчен инглиз телендә белем бирүче мәктәп булмаганлыктан, Казанга күчүдән баш тарта иде. Елдан-ел Татарстан оешмалары чит ил белгечләре белән тыгызрак элемтәгә керә. Бу мәктәп безгә күптәннән кирәк иде, - диде Илсур Метшин.
Рөстәм Миңнеханов бу проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән өчен «Связьинвестнефтехим» оешмасына һәм мәктәп архитекторы Джей Литманга рәхмәт сүзләре җиткерде.
- Без дөнья буйлап бик күп мәктәпләр проектлаштырдык. Ләкин Казанда гына республика җитәкчеләре, педагоглар, мәктәп үзара килешеп эшләвен, бердәм булуын күрә алдык. Сез мәктәпкә икътисади үсешнең бер этәргече буларак карыйсыз, - диде архитектор.
Мәктәптә беренче тапкыр кыңгырау чыңлату җырчы Ильвинаның биш яшьлек кызы Раянага йөкләнде.
- Мәктәптә дәресләр гел инглиз телендә генә барганга, без укырга керергә бер ел алдан әзерләнә башладык. Мәктәп кирәк-яракларын Раяна әтисе белән барлады. Алдан ук бөтен тиешле тестларны биреп куйган идек инде. Раяна да, үзенең кыңгырау чылтыратуын белгәч, бик шатланды, без аңа карап, тагын да сөендек. Укырга керүен тыныч кабул итә ул, аның өчен күбрәк без дулкынланабыз, - диде җырчы.
Ә Ильвинаның кечкенә чагында бөтенләй белем бәйрәме булмаган икән. Ул укырга алты яшендә өченче сентябрь көнне генә килгән.
- Мәктәпкә ялгыш кына килеп эләктем мин. Ул елны бөтенләй укырга керергә тиеш түгел идем. Мәктәпкә барганда мәктәп формаларым да юк иде. Шулай бер көнне килдем дә укып киттем, - ди Ильвина.
Студентлар да бәйрәм итә
Мәктәп укучылары өчен генә түгел, студентлар өчен дә бәйрәм көн ул көзнең беренче көне. Кичә иртәдән бирле «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданга Татарстан башкаласы югары уку йортларының беренче курс студентлары Белем көне тантанасына җыелды. Рөстәм Миңнеханов «беренчеләрне» бәйрәм белән тәбрик итте.
- Соңгы елларда социаль юнәлештә, икътисадыбызны үстерүдә бик күп эш башкарылды. Иң мөһиме - безнең югары мәктәпләр яңара. Без университетларыбыз белән горурланабыз. Безнең югары уку йортларыбызда бирелгән белем, белгечлекләр көндәшлегебезне күтәрәчәгенә ышанабыз. «Стратегия-2030» программасында иң мөһиме - кеше капиталы. Без сезнең белемгә мохтаҗ, сез - безнең киләчәк, - диде республика лидеры үзенең чыгышында.

Кичә Чаллыда 30нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе ачылды. Бу - шәһәрдә соңгы 20 ел эчендә ачылган беренче мәктәп. Бүгенге көндә республикада укуны бер сменага калдыру бурычы тора, әлегә 8,5 процент укучы икенче сменада белем ала. Татарстан Президенты шулай ук Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы гомуми белем бирү оешмасында да булып кайтты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар