16+

Безне ай саен счетчиклар тикшерү мәшәкатеннән коткаралар

Ай уртасы җитте исә, хисап приборлары күрсәткечләрен язып алырга ашыгабыз. Дәүләт, һәр фатирга кулланылган газ, электр энергиясе, салкын, кайнар, хәтта краннан килә торган чиста суны исәпли торган приборлар куйдырып, һәммәбезне тәртипкә салды.

Безне ай саен счетчиклар тикшерү мәшәкатеннән коткаралар

Ай уртасы җитте исә, хисап приборлары күрсәткечләрен язып алырга ашыгабыз. Дәүләт, һәр фатирга кулланылган газ, электр энергиясе, салкын, кайнар, хәтта краннан килә торган чиста суны исәпли торган приборлар куйдырып, һәммәбезне тәртипкә салды.

Бердән, бу ресурсларны бәрәкәтле тотарга өйрәнсәк, икенчедән, кулланылган ресурслар күрсәткечен вакытында тапшырып барырга гадәтләнеп киләбез. Идарәче компанияләргә рәхмәт инде. Алар бит, күрсәткечләр кәгазь формада фәлән көнгә кадәр генә, электрон формада төгән көнгә кадәр генә кабул ителә, тапшырмасагыз, норматив буенча түләячәксез, дип гел кисәтеп килә. Артык түләнгән сумманы, икенче айда күрсәткечләр бирсәң, кире кайтаралар анысы. Ә менә өч ай рәттән бирмәсәң, анысына да өмет итә алмыйсың.
Кыскасы, бу мәшәкатькә күнеккән идек инде. Кулланган ресурслар өчен гомумйорт чыгымнарын йорттагы хисаплагычлар буенча бүлеп түләтүгә дә ияләнеп киләбез. Язмышка буйсынып яши башлагач кына, яңа хәбәр килеп иреште. Безне хисаплагычлар күрсәткечен язып бару мәшәкатеннән коткарырга булганнар. Күрсәткечләрне билгеле бер вакыт саен тикшереп торуны ресурслар белән тәэмин итүченең үзенә йөкләргә җыеналар. Безнең түләнгән суммаларга төзәтмәләр шушы тикшерүләрдән соң ясалачак. Президент Владимир Путин федераль Хөкүмәткә шуны көйләүче чаралар күрү бурычын йөкләгән. Моның язмышы быел 1 майларга хәл ителергә мөмкин. Путин күпфатирлы йортлар белән идарә итүче компанияләрнең бу өлкәдә стандартлар һәм кагыйдәләрне үтәү буенча җаваплылыгын катгыйландырырга тәкъдим итә.
Тарифлар буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Новиков әле узган ел ук гражданнарны хисап приборлары күрсәткечләрен хәбәр итәргә мәҗбүр итүне гаделсезлек дип бәяләп, әлеге нормага төзәтмәләр кертергә кирәк, бу кулланучының бурычы түгел, ә ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләр эше, дип белдергән иде. Әлеге фикерне соңрак РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев та куәтләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading