Татарстанда барлыгы 2812 сайлау участогы эшли. Алар бүген иртәнге сәгать 8дән үк сайлаучыларны көтә.
Шулай ук вокзал, аэропорт, тикшерү изоляторлары, хастаханәләр, шифаханәләрдә оештырылган барлыгы 48 махсус сайлау пунктларында да тавыш биреп булачак. Татарстанда сайлаучыларның 11 проценты физик яктан мөмкинлекләре чикле гражданнар. Участок комиссиясе әгъзалары аларның өйләренә үзләре барачак.Куркынычсызлык таләпләрен истә тотып, Казандагы 800ләп участок видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган.
Бүген уза торган сайлаулар Татарстан өчен аеруча мөһим мәгънәгә ия. Республика командасы Дәүләт Думасына депутатлыкка сайлана. Бу команданың ни дәрәҗәдә көчле булуы һәр татарстанлыдан тора.
- Сайлауда күбрәк кеше катнашса, үз тавышын бирсә, VII чакырылыш Дәүләт Думасына Татарстаннан күбрәк депутат сайланса, алар безнең мәнфәгатьләрне федераль дәрәҗәдә яклый алачак. Бүген республика командасында 15 депутат тупланган. Бу бик зур көч дигән сүз. Әгәр дә бу көчне саклап кала алсак, Татарстан халкының борчуларын, теләкләрен, гозерләрен Дәүләт Думасы трибунасыннан хәл итеп булачак. Бу мәсьәләдә битараф кешеләр булырга тиеш түгел дип саныйм, - ди Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин исә:
- Төп бурыч - сайлауларның нәтиҗәләре шик уятырлык булмасын, барысын да законлы, ачык итеп оештырып чыгу. Сайлаулар көнендә муниципаль хакимиятләр, хокук саклау органнары һәм гадәттән тыш хәлләрне юк итү хезмәтләре белән хезмәттәшлектә эшләячәкбез, - ди.
Быел Татарстанда 18 яше тулган 33 мең кеше беренче тапкыр сайлауларга барачак. Татарстанда яшьләргә өметләр зурдан, чөнки сайлаучыларның 30 проценты - 35 яшькәчә кешеләр. Сайлау көнне авырып китеп сайлауларда катнаша алмаучылар теркәлү урыны буенча участокка шалтыратып хәбәр итә ала, андыйлар янына комиссия әгъзалары үзләре киләчәк. Россия Дәүләт Думасында депутатлар партия исемлекләре һәм бермандатлы округлар буенча сайлана. Сайлауларда "Бердәм Россия", КПРФ, ЛДПР, "Гадел Россия" кебек барлыгы 14 сәяси партия катнаша. Татарстанда 43 кандидат теркәлде, аларның 42се - сәяси партияләр вәкилләре, берсе - үз-үзен тәкъдим иткән кандидат. Россия парламентына сайлаулар көнне республикадагы 36 муниципаль районда җирле советларга да депутатлар сайланачак.
Сайлау көне һәркайда бәйрәм рухында уза. Казанда участокларга килгән һәр кешегә "Мин сайлауга бардым!" дигән беләзек тапшыралар. Бу башкалабызда оештырылган төрле чараларга үзенчәлекле "пропуск". Сайлау участогында төшкән фотоңны #ЛюблюТатарстанИдуНаВыборы, #ТатарстанныЯратамСайлауларгаБарам дигән хэштег белән социаль челтәрләргә элсәң, күңел ачу үзәкләрендә, кибетләрдә дә ташлама булачак. Тавыш бирүчеләр өчен бу көнне шәһәр автобусында йөрү дә бушлай. Бакый Урманче музее, Казанның мең еллык музее, Константин Васильев картиналары галереясе ишекләре дә сайлауга баручылар өчен ачык. Сайлаучыларга анда керү ирекле булачак. «Якитория - 15,» «Туган авылым» комплексы - 10, «Ривьера» аквапаркы - 20, «Татар утары» - 10, «Планета фитнеса» салоны 50 процент ташлама ясаячак. Тагын утызга якын оешма сайлаучыларны кызыклы чаралар белән көтеп кала. Җәй дәвамында "Юра паркы"на бара алмаганнар динозаврлар белән бушлай танышачак.
Төп бәйрәм чарасы "Казан-Арена" территориясендә 11.00дә башлана. Биредә төрле мәйданчыклар эшли: теләгән кеше ГТО нормаларын тапшыра ала, бию мастер-классларында катнашып, "Культурный сдвиг" урам театрын күзәта алачак.
Мәйданчыкта Россия актеры Вениамин Смехов белән очрашу да була. Кичке сәгать дүрттә зур концерт программасы башлана. Анда Татарстан иҗат коллективлары чыгыш ясый. Концертта танылган җырчылар Игорь Николаев белән Сергей Лазарев та катнаша.
Сайлауларга кагылышлы сораулар буенча "кайнар элемтә" телефоны да эшли. Барлык сорауларны (843) 2928514, 2925642 телефоны аша ачыкларга була. Татарстан командасының көче һәр татарстанлыга бәйле, шуңа да сайлауларда актив катнашыйк.
Комментарийлар