Иртәнге көчле давыл Казанның Щербаково тыкрыгында урнашкан бер йортның түбәсен кубарган. Әлеге вакыйганың шаһите Максим Сидорин әйтүенчә, җил йорт түбәсен генә кубарып калмаган, түбәнең калдыклары янәшәдә торган машиналарга да зыян китергән.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бүген һәм иртәгә кар, бозлы яңгыр явуы һәм юлларда бозлавык булу ихтималы зур. Көньяктан секундына 16-21...
Иртәнге көчле давыл Казанның Щербаково тыкрыгында урнашкан бер йортның түбәсен кубарган. Әлеге вакыйганың шаһите Максим Сидорин әйтүенчә, җил йорт түбәсен генә кубарып калмаган, түбәнең калдыклары янәшәдә торган машиналарга да зыян китергән.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бүген һәм иртәгә кар, бозлы яңгыр явуы һәм юлларда бозлавык булу ихтималы зур. Көньяктан секундына 16-21 метр тизлектә җил исәчәк. 2 февральдә иртән-көндез һәм 3 февральдә төнлә урыны белән җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитә. Күз күреме - 500 метр.
Фото: efir24.tv
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар