Югыйсә барысы да әле кичә генә булган кебек, ә баксаң, инде бер ел узып киткән. Вакыт дәвалый диләр, анысы шулайдыр. Ләкин үзе белән бергә Идел төбенә «Булгария» теплоходы алып төшеп киткән 122 бәхетсез җанның якыннарының йөрәк ярасын ул алай тиз генә баса алырмы икән? Мәсәлән, бу коточкыч фаҗиганең шаһиты буларак...
Яңгырлы июль көне. Идел өстендә зур-зур дулкыннар тәгәрәшә. Без «Арабелла» теплоходында. Кинәт шомлы тавыш: «Человек за бортом». Аннан соң башланган мәхшәр нәкъ кинодагы кебек.
Безнең теплоход янәшәсеннән коткару боҗрасына ябышып йөзеп барган берәү: «Булгария» батты», - дип кычкыра. Ул да түгел, «Арабелла» якорь ташлый һәм батучыларны коткару операциясе башлана. Су өстендә мазут элпәсе. Шул мазутка пычранып һәм акылдан язар дәрәҗәгә җиткән ярымшәрә кешеләрнең күз карашлары бәгырьне өтеп ала. Алты яшьлек баласын һәм көмәнле хатынын югалткан Арча егетен үз-үзенә кул салудан үгетләү, бәлагә тарыганнарга «Арабелла» пассажирларының дәррәү ярдәмгә ташлануы, «Булгария» теплоходы белән бергә бөтен гаиләсе су төбенә киткән хатынның ачыргаланып кычкыруы - боларны онытырга мөмкинме соң?! Ел узса да, ике, өч ел узса да, алар күз алдыннан китмәстер, мөгаен.
«Булгария» фаҗигасе җәмгыятьтә үзенчәлекле авыру китереп чыгарды. Аны «Теплоходофобия» дип атарга да була. Ягъни хәзер күпләр елга транспортына утырырга курка. Минем хатын да: «Бүтән беркайчан да теплоходка утырмыйм», - дип ант итте. Әлеге фаҗигане үз күзләре белән күргәнгә, аңа бигрәк тә авыр, билгеле.
Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының туристлык эшчәнлеген оештыру һәм көйләү бүлеге җитәкчесе Екатерина Барабанова сүзләренә караганда, узган елгы июль фаҗигасе елга туризмындагы хәлне нык какшаткан. Нәтиҗәдә былтыр елга буйлап сәяхәткә чыгучылар саны бермә-бер кимегән. Быел да эш әйбәт дип мактана торган түгел. Кешеләр «Булгария» фаҗигасен исләренә төшерәләр дә үзләрен шул теплоходта булган пассажирлар урынына куеп карыйлар. Сүз дә юк, «Булгария» темасын матбугатта артык еш «чәйнәү» дә үз эшен эшли.
Туристлык сезоны ачылганчы, быел теплоходларның барысы да көчле тикшерү узган. Аз гына кимчелеге табылганнар шунда ук рейстан алына. Инспекторлар хәзер елга судноларының документларын гына түгел, һәр шөребенә кадәр җентекләп тикшерәләр. Чөнки ул-бу була калса, соңыннан җавап бирәсең. Мәсәлән, «Булгария»не төзек түгел килеш рейска чыгаручылар өстеннән суд процесслары әле һаман да бара.
Шулай инде, бер кат авыз пешкәч, без, гадәт буенча, салкын суны да өреп кабабыз. Гәрчә, статистика күрсәткәнчә, елга суднолары автомобиль, һава транспортлары белән чагыштырганда иң куркынычсызлардан саналса да. Гомумән, дөньяда бөтенләй дә куркынычсыз транспорт юк. Аның иң ышанычлы дигәне дә кайвакыт кеше факторы аркасында һәлакәткә китерә.
Иң мөһиме, арзанга кызыкмаска. «Булгария» миңа ачык мисал. Ул туристлык өлкәсендә хезмәт күрсәтүче бүтән суднолардан шактый арзан булуы белән аерылып тора иде. Моннан инде һәркем үзенә нәтиҗә чыгара ала.
Әйткәнебезчә, хәзер елга судноларына таләпләр күпкә катгыйланды. Мәсәлән, былтыр июль фаҗигасеннән соң ук «Булгария» кебек берничә теплоход рейстан алынган иде. Быел «Ростехнадзор» тикшерүләреннән соң инде 70кә якын суднога рейска чыгу тыелды.
«Флотсервис» компаниясе генераль директоры Дмитрий Фролов сүзләренә караганда, «Булгария» фаҗигасе аркасында, компанияләр гаять зур зыян күрәләр. Мәсәлән, ел да традиция буларак теплоходларда сәяхәт рәвешендә үткәрелә торган «Соңгы кыңгырау» кичәләре дә ярым-йорты гына килеп чыккан.
«Мостурфлот» компаниясе директоры урынбасары Светлана Гончарованың да борчылуы зур. Аның сүзләренә караганда, елга турларын сатып алучылар хәзер үзләрен бөтенләй башкача тота. Алар килешүне яңа суднолар белән генә төзи. Чит судноларга сорау якынча өч тапкырга кимегән. Әйе, бу дөньяда һәркемнең үз кайгысы... Ә «Булгария»дә үзләренең якыннарын югалтканнар бүген алар рухына ел ашы үткәрәләр.
PS. «Булгария» фаҗигасенә тарыган кешеләргә багышланган сәхифәне газетабызның пәнҗешәмбе саныннан укый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар