16+

Бушлай җир биргәндә алып кал

Татарстанда Россия Федерациясенең «Торак төзелешенә ярдәм турында»гы законы нигезендә, күпбалалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре өләшү дәвам итә.

Бушлай җир биргәндә алып кал

Татарстанда Россия Федерациясенең «Торак төзелешенә ярдәм турында»гы законы нигезендә, күпбалалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре өләшү дәвам итә.

Шәһәр башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты рәисе урынбасары Татьяна Козловская «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә сөйләгәнчә, Казанда инде 2183 гаилә үз кишәрлеген алган. 2012 елда исемлеккә 3150 күпбалалы гаилә теркәлгән булса, хәзер әлеге сан 5294кә җиткән. Казан муниципаль берәмлеге җирлегендә яшәүче күпбалалы гаиләләргә кишәрлекләр Биектау районының Каймар һәм Лаеш районының Сокуры авыллары янәшәсеннән бирелә. «Каймар авылы янындагы участоктагы 1835 кишәрлекнең 39ы гына сайланылмыйча калды. Сокуры янындагы 913 кишәрлекнең 844е - шәхси торак, ә 69ы социаль корылмалар өчен аерымланды», - диде Татьяна Козловская.
Күпбалалы гаиләләр өчен тагын 2359 кишәрлек җитми. Шәһәр хакимияте Каймар авылының көнчыгыш тарафында «ASG» компанияләр төркеме милкендә булган җирләрдән 53 гектарын муниципаль карамакка сатып алырга җыена. Нәтиҗәдә, биредә өстәмә 400 кишәрлек барлыкка киләчәк. «Ак Барс Девелопмент» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дә Сокуры авылы янәшәсендәге 194 гектар җирен (1450 кишәрлек) башкалага бирергә ризалашкан. Болардан тыш, Казан хакимияте, торак төзелешләре өчен Лаеш, Питрәч, Яшел Үзән, Биектау районнарыннан да җир кишәрлекләре сорап, Татарстан Президентына хат язган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading