16+

“Быелның унбер аенда законсыз рәвештә 486 куб метр агач әзерләнгән”

Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда агачларны законсыз кисү очраклары 51 процентка кимегән, – ди Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

“Быелның унбер аенда законсыз рәвештә 486 куб метр агач әзерләнгән”

Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда агачларны законсыз кисү очраклары 51 процентка кимегән, – ди Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Быел “Татарстанда урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында 2782 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган. Ел дәвамында урманчылар тарафыннан 11,5 тонна орлык әзерләнгән, 33,7 миллион данә агач үстерелгән, шул исәптән 12 миллионы – ябык тамыр системалы.

Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр иткәнчә,  быелдан төбәк проекты тәмамлана. 
– Киләсе елда яңартылган “Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты эшләтеп җибәреләчәк. Ул “Экологик иминлек” илкүләм проекты нигезендәге “Урманнарны саклау” федераль проекты составында булачак. Төбәк проектына шәһәр һәм сәнәгать үзәкләре тирәсендә урман торгызу эшләрен булдыру, урман культураларын агротехник карау, урман орлыкчылыгы объектларын төзү һәм үстерү кертү планлаштырыла. Әлегә төбәк проекты паспорты расланмаган, эшкәртүдә процессында. Гомуми исәпләгәндә, 2019-2024 елларда “Татарстанда урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында 21 мең 524 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, – диде министр матбугат очрашуында. 

Министрлык эшчәнлегенең тагын бер өстенлекле юнәлеше – хокук бозучылар белән көрәш. Әлеге эшчәнлек кысаларында 2024 ел башыннан урман инспекторлары административ хокук бозулар буенча 142 беркетмә төзегән, 904,7 мең сумлык штраф салынган. Иң еш хокук бозулар – урманнардан файдалану һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Соңгы елларда министрлык тарафыннан хокук бозуларны булдырмау максатыннан профилактикага басым ясала, дип билгеләп үтте спикер. 
2014 елдан 2024 елга кадәрге чор күрсәткечләре динамикасы урманны законсыз кисү очраклары кимүне күрсәтә. 
– Татарстанда урманны сәнәгать масштабында кисү юк. Агачларны законсыз кисү очраклары гражданнарның законнарны белмәү аркасында килеп чыккан хокук бозулар яисә ауган агач урынына корыган агачларны кисү белән бәйле. Әйтик, 2024 елның 11 аенда агачларны законсыз кисүнең 52 очрагы теркәлгән, законсыз рәвештә 486 куб метр агач әзерләнгән. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда агачларны законсыз кисү очраклары 51 процентка кимегән, – диде Равил Кузюров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading