Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантаналар Казанда хәтердә калырлык булып узды.
Ирек мәйданындагы чаралар һәрьяктан җентекләп әзерләнелгән иде. Мәскәүнең Кызыл мәйданындагы тантаналар зур экранда трансляцияләнде. Казан гарнизоны частьлары хәрәкәте Мәскәүдәге парадтан һич ким булмады. Яхшы концерт программасы татар һәм рус телләрендә барды.
Ләкин Җиңү паркында оештырылган бәйрәм чарасының кичке өлеше, кызганыч ки, күпләрдә канәгатьсезлек хисе уятты. Салют биредән дә атыласы игълан ителгәнлектән һәм көне дә гаҗәеп җылы торганлыктан, паркка дистәләрчә мең кеше җыелды. Шөкер, тәртипсезлекләр теркәлмәде. Казан полициясе һәм автоинспекторлар җәмәгать тәртибен саклауда, юл хәрәкәтен көйләүдә зур тырышлык куйды. Күңелне тырнап калганы шул: кичке сәгать 8дән башлап 10га кадәр бер генә татар җыры да яңгырамады. Салих Сәйдәшевнең «Совет Армиясе маршы», Фәтхерахман Әхмәдиевнең Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә иҗат ителгән, күзләргә яшь китерерлек «Солдатлар» җыры һәм башка әсәрләр бар ләбаса. Рус телендә дә фронт чорлары җырлары, көйләре яңгырамады. Кичке программа яшьләрне күздә тотып әзерләнгәндер, әлбәттә. Әмма Җиңү көне тантанасын, ни генә дисәң дә, рок һәм брэйк фестиваленә әйләндерергә ярамый, минемчә.
Ярый әле стационар һәм күчмә бәдрәфләр эшләде. Югыйсә парк нәҗескә дә батар иде. Чүп савытлары куелмау (дүрт-биш урындагы кечкенә савытлар тулы иде) сәбәпле, чүп-чар һәм буш шешәләр тау кадәр өелде. Бәйрәмдә чит ил кешеләре дә шактый күренгәләде, нәрсә уйлаганнардыр. Җиңү паркының чүп-чарга күмелеп калуына казанлыларны һәм кунакларны һич гаепләмим. Халык чүп-чар калдыкларын кая ташларга белмичә аптырап йөрде, чөнки савытлар юк иде. Тәгәрмәчле җиңел евроконтейнерларны күбрәк санда куярга мөмкин иде ләбаса. Халык күпләп тупланучы чараларда мәсьәләнең коммуналь ягын алдан хәстәрлисе иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар