Чүплибез дә җыештырабыз, ватабыз да төзәтәбез
Казанда 10 октябрьдән санитар чистарту ункөнлеге башлана, 20 октябрьдә - гомумшәһәр өмәсе.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанда 10 октябрьдән санитар чистарту ункөнлеге башлана, 20 октябрьдә - гомумшәһәр өмәсе.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев чыгышында әйтелгәнчә, Казан территориясен җыештыру эшләрендә 65 меңнән артык кеше катнашыр дип ниятләнелә.
- Төп көчләр беренче чиратта рөхсәтсез урыннарда барлыкка китерелгән чүплекләрне бетерүгә юнәлтеләчәк. Ел башыннан ачыкланган 185 чүп өеменең 171е чистартылды. 3690 ишегалды җыештырылачак, 2190 контейнер төзекләндереләчәк, - диде Игорь Куляжев.
Язгы яктагы санитар чистарту айлыгы барышында 70 мең кеше катнашкан, 5 мең агач һәм 13 мең куак утыртылган булган. Яшелләндерү эшләре көзге айларда да үткәреләчәк.
- Кызганыч, бездә тәртипсезлек көчле. Язгы чорда чистартылган-буялган 9 мең багананы тагын тәртипкә китерергә, җәмәгать транспорты тукталышларындагы 523 павильонны янә төзекләндерергә кирәк. Җәй дәвамында урамнарга, бакчаларга 2500 чүп савыты урнаштырылган иде, шуның 30 процентын инде ваттылар. Үзебезгә-үзебез зыян ясыйбыз, ләбаса, - дип көрсенде Игорь Куляжев журналистлар белән сөйләшкәндә. Мэр Илсур Метшин: «Шәһәрдә чисталык тәэмин итү - бик әһәмиятле мәсьәлә. Санитар чистарту чараларында предприятиеләр һәм оешмалар гына түгел, казанлылар да актив катнашсын иде», - диде.
Ишегалларын һәм бакчаларны бергәләшеп җыештырырга теләк белдергән кешеләр эш коралларын идарәче компанияләрдән вакытлыча алып тора алалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Ранис Габбазов гаиләсендә зур кайгы
-
#Хикәя
Марат Кәбиров «Дүртенче үлчәм» (хикәянең беренче өлеше)
-
#Спорт
«Кулны сындырдым»: дөнья чемпионатында безнекеләр ничек көрәшә?
-
#Җәмгыять
Салмыш хәлдә, правалары юк, шлем кимәгәннәр
-
#Интервью
Яшь дирижер Айдар Ниязов: «Татар халкының музыкаль театрга ихтыяҗы зур»
Комментарийлар