16+

Чүпләсәң, зур штраф түлисең

Казанда 31 майга кадәр санитар чистарту икеайлыгы бара. 27 апрельдә чираттагы гомумшәһәр өмәсе оештырыла.

Чүпләсәң, зур штраф түлисең

Казанда 31 майга кадәр санитар чистарту икеайлыгы бара. 27 апрельдә чираттагы гомумшәһәр өмәсе оештырыла.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 21 апрельдә видеоконференция тәртибендә үткәрелгән республика киңәшмәсендә, бу җәйдә Универсиада булачагын искә алып, Казанда кайчандагыга караганда да күб­рәк чисталык урнаштырырга әмер бирде. Президент кагыйдәләрне бозучыларга карата катгый чаралар кү­рергә чакырды. «Эшлекле дүшәм­бе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары - административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесе Рамил Муллин мәгълүмат биргәнчә, Казан тирәсендәге яшел зоналарда 44 урында рөхсәтсез чүплек өемнәре барлыгы ачыкланган. Әлеге чүплекләр 15 майга кадәр бе­терелергә тиеш. «Тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен санга сукмаучы юридик һәм физик затларга быел 30 миллион сум штраф салынды инде», - диде Рамил Муллин.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев 20 апрельдә оештырылган беренче гомумшәһәр өмә­сен­дә 5,7 миллион квадрат метр юл өслеге, 5,6 миллион квадрат метр ишегалды җыештырылганлыгын, полигоннарга 86 мең куб метр чүп-чар чыгарылганлыгын хәбәр итте. «Башкалада җыештыру эшләрендә көн саен уртача 3600 кеше катнаша. «Горводзеленхоз» тресты хезмәткәрләре бу язда 2400 зур агач утыртты», - дип аерым телгә алды Игорь Куляжев.
Рамил Муллин Авиатөзелеш районында урамнарны аеруча тырышып җыештырганлыкларын билгеләп үтте. Идел буе һәм Вахитов районнарында чүп­ле урыннар калган, ә Совет районында капчыкларга тутырылган чүпләр полигонга чыгарылмаган. Мондый хәл бөтен шәһәр буенча күзә­телә.
Мэр Илсур Метшин: «Казанда «Иң яхшы район» һәм «Иң яхшы ишегалды» конкурслары игълан ителә­чәк. Елгыр эшкуар малайлар теләсә кая чүп ташлап була дип уйламасыннар. Көн саен 4 машина эләктерелә, кагыйдәне үтәмәүчеләр административ җавап тотачаклар. Башкаланың Универсиадага гына түгел, гомумән, чиста-пөхтә булуына ирешергә кирәк. Моңа муниципаль предприятиеләр коллективлары белән генә ирешеп булмый. Казанлыларның да санитар чистарту чараларында актив катнашуы зарур. Төзелеш мәйданнарыннан урамга чүп таралмасын, йөк машиналары тәгәрмәчләре юдырылырга тиеш. Бу катгый таләп. Санитар чисталык айлыгыннан соң шәһәр балкып торсын. Универсиада маршрутына керүче беренче линия генә түгел, шәһәр читләрендә дә, бистәләрдә дә чисталык тәэмин итү зарур», - диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading