16+

Дәүләт хезмәткәре өч мең сумнан кыйммәтрәк бәядәге бүләк кабул итсә, аны закон нигезендә теркәтергә тиеш

Республикада ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча 2020 елга кадәрге вакытка исәпләнелгән программа бар.

Дәүләт хезмәткәре өч мең сумнан кыйммәтрәк бәядәге бүләк кабул итсә, аны закон нигезендә теркәтергә тиеш

Республикада ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча 2020 елга кадәрге вакытка исәпләнелгән программа бар.

Аны гамәлгә ашыруда массакүләм мәгълүмат чараларының да роле зур, диелде бүген "Татмедиа" агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

- Быелның тугыз аенда халыктан төрле темаларга кагылышлы утыз мең мөрәҗәгать керде. Шул хәбәрләр нигезендә, ришвәтчелек маддәсендә җиде җинаять эше кузгатылды, - диде Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов.

Министрлар Кабинеты аппаратының административ һәм хокук саклау органнары идарәсе җитәкчесе Рөстәм Кадыйров: "Дәүләт хезмәтендәге 13 кеше дисциплинар, ә 56 кеше декларациясе дөрес булмаганлыгы өчен административ җавапка тартылды", - дип, өстәмә мәгълүмат бирде.



Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Ягудин сөйләгәнчә, хәзер халык ышанычлылары да "шик-шөбһәдән" азат түгел. Әгәр депутат гаиләсендә бер елдагы гомум акча керемнәре өч ел дәвамында гына керергә мөмкин булган табыш күләмнәрен узып китә икән, бу очракта акчаларның каян килгәнлеге тикшерүгә алына.

- Депутатка, әйтик, командировкасы вакытында кыйммәтле бүләк тапшырыла икән, ул аны Дәүләт Советында махсус бүлектә теркәтергә тиеш. Әлеге әйберне депутат үзе сатып ала, алмый икән-сатуга куела, - диде Шакир Ягудин. Дәүләт хезмәткәре, депутат өч мең сумнан кыйммәтрәк бәядәге бүләк кабул итсә, аны закон таләбендә теркәтергә мәҗбүр.

Татарстанның юстиция министры Лариса Глухова дәүләт хезмәткәрләренә чит илләрдә банк хисабы ачарга рөхсәт юклыгын да искәртте. Россия Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителеп, 2013 елның маенда гамәлгә кергән федераль закон нигезендә дәүләт хезмәткәрләренә, депутатларга, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә һәм хәрбиләргә чит илләрдә банк хисаплары ачу, чит ил акцияләре һәм күчемсез милек тоту тыела. "Испаниядә вилла сатып алулар бетте", - диде юстиция министры.

Республикада ришвәтчелекне генә "бетте" дип әйтә алмыйбыз әле. Чыгыш ясаучылар җәмәгатьчелекне ришвәтчелек гамәлләрен активрак фаш итәргә чакырдылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading