16+

Ел беткәнче түзсәк, иркенләп йөрербез

Юллардагы вазгыять ел азагына яхшырачак. Ә әлегә... Түзәргә туры килә. Чөнки алда безне сынауның иң зурысы - Универсиада кунакларын каршы алу көтә. Бу вакыйгага биш йөз көннән дә азрак вакыт калып килә. Шуңа күрә төзелешләрне, бигрәк тә юл төзелешләрен ашыктырырга, бөтен булган көчне шуңа сарыф итәргә кирәк.

Ел беткәнче түзсәк, иркенләп йөрербез

Юллардагы вазгыять ел азагына яхшырачак. Ә әлегә... Түзәргә туры килә. Чөнки алда безне сынауның иң зурысы - Универсиада кунакларын каршы алу көтә. Бу вакыйгага биш йөз көннән дә азрак вакыт калып килә. Шуңа күрә төзелешләрне, бигрәк тә юл төзелешләрен ашыктырырга, бөтен булган көчне шуңа сарыф итәргә кирәк.

Башкалабызда төзелеп килүче барлык юл чишелешләре дә диярлек җәйгә кулланылышка тапшырылачак, моның өчен эшчеләр тәүлек буе көч куя. Бу хакта Казан шәһәре мэрының беренче урынбасары Иршат Минкин «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган журналистлар конференциясендә җиткерде. «Өлгермәбез дигән курку юк. Хәзер 5 транспорт юлы чишелеше, 15 җәяүлеләр кичүе (аның 12се - җир астыннан, 2се - өстән), шулай ук 26,5 километрга сузылачак 12 автомобиль юлында эш кайный. Төзелеш барышында машина йөртүчеләргә уңайсызлыклар тудырмыйча булмый, әлбәттә, әмма бу - котылгысыз чара. Казан Кремле янында корыла торган яңа күперләрдән кала, эш алып барылган барлык юл чишелешләрен дә җәйгә рәткә китереп бетерәчәкбез», - дип хисап тотты ул журналистлар алдында.
Җиңү проспекты белән Академик Сахаров урамы киселешендәге һәм Оренбург тракты белән Ферма шоссесы киселешендәге юл чишелешләрендә төп эшләр инде төгәлләнгән. Танк боҗрасында исә коммуникацияләрне күчерү буенча зур эшләр башкарылган. Анда яңгыр канализациясе, канализация коллекторлары, суүткәргеч торбалар уза. «Эстакаданы гамәлгә керткәч, бу өлкәдәге боҗра хәрәкәте Даурия урамы ягына күчәчәк. Әмәт магистрале юл чишелешенә килгәндә, тимерьюлчылар 5 марттан 25 майга кадәр безгә «тәрәзә» бирә», - ди беренче урынбасар. Шушы арада күперне астан - автомобильләр, өстән поездлар йөрерлек итеп салып бетерергә ниятлиләр.
Зур Казан боҗрасына керүче юлларны төзү һәм капиталь төзекләндерү эшләре дә дәвам итә. Юлларны тулысынча ябу быел көтелми, бары өлешчә чикләүләр генә карала. Эш төгәлләнгәч, югары тизлектәге трамвайлар җибәрелеп, алар метро кебек функцияне үти башлар, шул нисбәттән, кайбер автобус маршрутлары кыскартылыр. Моңардан тыш, 2013 елны, алга киткән илләрдәге сыман, юл хәрәкәте белән идарә итүне автоматлаштыручы «акыллы» светофорлар барлыкка килер. Алар хәрәкәтне вакыт белән түгел, ә транспорт агымының күләменә карап җайга салыр. Ә әлегә... Түзегез!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading